Әхсән Заһитов, Әхсән Заһит улы Заһитов (Аксан Загитович Загитов; 1937 елның 8 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Калинин районы, Иске Сәфәр ― 2025 елның 6 июне, РФ, ТР, Казан) ― Татарстанның дәүләт идарәсе ветераны, КПССның Чистай шәһәр комитеты беренче секретаре (1961―1963), ТАССР авыл хуҗалыгы министры урынбасары (1967―1969); КПССның Чирмешән район комитеты беренче секретаре (1969―1980); халык депутатларының Минзәлә район Советы башкарма комитеты рәисе (1983―1985), ТАССР Министрлар Советының агросәнәгать бүлеге мөдире (1985―1995). Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле 1937 елның 8 мартындаАксан Загитович Загитов. Дни рождения Татарстан АССР Калинин (хәзерге Актаныш) районы Иске Сәфәр авыл җирлеге Иске Сәфәр авылында туган. Минзәлә педагогия училищесында укыган.

1955 елда туган авылында клуб мөдире булып хезмәт юлын башлаган. Казан авыл хуҗалыгы институтын (2006 елдан университет) бик яхшы билгеләренә тәмамлагач (1961), Спас районындагы ат заводында (Никольское) агроном-орлыкчы, Чистай районы «Каргалы» совхозында баш агроном булып эшләгән. 1961 елның сентябрендә ВЛКСМның Чистай шәһәр комитетының беренче секретаре итеп сайланган. 1963 елда Яр Чаллы территориаль колхоз-совхоз идарәсенә баш агроном итеп күчерелгән.

1965 елда Татарстан АССР авыл хуҗалыгы министрлыгына эшкә күчкән һәм ике елдан инде министр урынбасары вазыйфасын биләгән. 1969―1980 елларда КПССның Чирмешән район комитетының беренче сәркатибе. 1980―1983 елларда Әлмәт районы авыл хуьалыгы оешмасында эшләгән. 1983 елда Минзәлә район Советы башкарма комитеты рәисе. Аның җитәкчелегендә авыл территорияләренең икътисады сизелерлек яхшырган – беренче асфальт юллар салынган, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре төзелгән, авыл хуҗалыгы актив үскән.

1985 елда Татарстан АССР Министрлар советына авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире итеп күчерелгән, соңрак ТР Министрлар кабинетының агросәнәгать комплексы мөдире булып эшләгән, бөртеклеләрнең уңышын арттырырга һәм мелиорация системалары төзергә тырышкан. 1995―1998 елларда ТР Президенты каршындагы авыл җирлеген һәм шәһәрләрне газлаштыру фонды башкарма директоры. 1998 елда лаеклы ялга чыккан.

2025 елнң 6 июнендә 89нчы яшендә вафатВласти РТ выразили соболезнования в связи со смертью Аксана Загитова. Татар-информ.

Китаплары Методика оценки качества полевых работ : (Агр. бракераж). Казань: ТКН, 1967. Татарстан АССРда бөртекле культуралар орлыкчылыгы. Казан: ТКН, 1968 (автордаш)Семеноводство зерновых культур в Татарской АССР. rusist.info.

Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге VIII―X чакырылыш Татарстан АССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены «Фидакарь хезмәт өчен» медале «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале 2017 ― Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте Признание заслуг. РТ Онлайн, 12.05.2017 Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре

Шәхси тормышы Гаиләле, улы һәм кызы бар. Искәрмәләр

Әдәбият Заһитов Әхсән Заһит улы / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010. ― Б.202. Мәкаләләр Заһитов Әхсән Заһит улы (08.03.1937―06.06.2025). Ватаным Татарстан, 11.06.2025, № 64 (29374). – Б.19. Сылтамалар Раиса Бобылева. Татарстан прощается с легендарным ветераном госуправления Аксаном Загитовым. Лента новостей Татарстана, 7.06.2025

Төркем:Минзәлә педагогия көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар Төркем:Агрономнар Төркем:КПССның шәһәр комитетлары беренче секретарьлары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Төркем:ТАССР Югары Шурасы депутатлары