Урта Нырты мәчете () ― Татарстанның Саба муниципаль районы Олы Нырты керүче Урта Нырты авылында 2025 елның 14 июнендә ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ТР МДН Саба мөхтәсибәтенә карый. Саба мөхтәсибәтендә ачылган 61нче мәчет Мечети района. Сабинский муниципальный район.
Тарих
XX гасыр башында Казан губернасы Мамадыш өязе Әбде волостена караган Средние Нырты. ИЯЛИ им.Г.Ибрагимова АН РТ Урты Нырты (Чиратнай) авылында мәчет һәм мәктәп булганСредние Нырты. Татарская энциклопедия TATARICA.
2021 елда Рамазан аенда авыл халкы мәхәлләне теркәгән, 2022 елның 15 октябрендә мәчеткә беренче нигез ташы салынган Приход мечети д. Средние Нырты.
Мәчет төзелешендә район халкы да, иганәчеләр дә катнашкан.
2025 елның 14 июнендә мәчет ачылган. Мәчет ачылу тантанасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, шулай ук район имамнары һәм хәйриячеләр катнашкан. Мәчетне ачу тантанасын Эзмә мәдәният йорты мөдире З. Б. Саматов алып барганОткрытие мечети в д.Средние Нырты. МБУ «Сабинская централизованная сельская клубная система», 14.06.2025. Мәчетне ачу тантанасыннан соң кунаклар һәм мәхәллә кешеләре, мәчеткә кереп, өйлә намазын укыган.
Бина 50 кеше сыйдырышлы ир-атлар өчен намаз залы, тәһарәт бүлмәләре урнашкан; мәчет инженерлык челтәрләренә: электр энергиясе һәм җылыту системаларына тоташтырылган В селе Средние Нырты Сабинского мухтасибата открылась новая мечеть. Духовное управление мусульман РТ Вконтакте.
Имам Мәчетнең имамы итеп Элмир хәзрәт Арикиев (Кукмарада мәдрәсә тәмамлаган) билгеләнгән.
2025 елның 1 июненә Урта Нырты авылында 134 кеше яшиНаселение деревни Средние Нырты. BDEX
Искәрмәләр
Сылтамалар Саба мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды. Татар-информ, 16.06.2025 Саба мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды. ТР МДН, 16.06.2025
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Саба районы мәчетләре Төркем:2025 елда төзелгән мәчетләр