Питер Снайерс (нидерланд телендә: Pieter Snayers, 1592 елның 24 ноябре, Антверпен — як. 1667, Брюссель) — барокко чорының фламанд баталь жанр живописецы. Панорама баталь күренешләре, кавалерия бәрелешләре, карета, конвой һәм авылларга һөҗүмнәр һәм сунар күренешләре белән мәшһүр. П. П. Рубенсның хезмәткәре булган Thieme / Becker. Allgemeines Lexikon der bildenden Künstler von der Antike bis zur Gegenwart. — E.A. Leipzig, 1899 Hans Vlieghe. Flemish Art and Architecture 1585—1700. — New Haven: Yale University Press, 1998: 173. ISBN 0-300-07038-1.
Тормышы һәм иҗаты Снайерс Антверпенда туган булган, 1592 елның 24 ноябрендә чукындырылган булган. Аның әтисе Лодевейк Брюссельдә Антверпенның шәһәр илчесе, әнисе – Катарина Гейсбертс булган. Аның исеме шулай ук Лодевейк булган абыйсы киң халыкара контактлар челтәре белән уңышлы сәүдәгәр булган. Эдуард исемле башка ир туганы живописец һәм шулай ук сәүдәгәр булган Peter Snayers at the Netherlands Institute for Art History . 1611 елда Питер Антверпенда иезуитлар ордены тарафыннан бакалаврлар өчен борадәрлек «Яшь бакалаврлары җәмгыяте»нә (Sodaliteit der Bejaarde Jongmans) кергән. Бу җәмгыятьнең әгъзалары булып рәссам һәм сәүдәгәрләрне кертеп югары һәм бай урта сыйныф гражданнары булган. Җәмгыятьтә әгъза булуына рәхмәтле Питер Снайерс табышлы заказлар ала алган. 1612 елда нидерланд баталь живописе нигезләүчесе Себастьян Вранкс өйрәнчеге булып кабул ителгән булган, ә 1613 елда Антверпен Изге Лука Гильдиясе әгъзасы булган Frans Jozef Peter Van den Branden. Geschiedenis der Antwerpsche schilderschool. — Antwerpen, 1883. — Pp. 666—668. 1618 елда Снайерс живописец Корнелис Схютның сеңлесе Анна Схютка өйләнгән. Антверпенда карьерасын башлап ул Брюссельга күчкән, анда 1628 елда сарай яны рәссамы һәм Адам ван дер Мейленның остазы булган. Ул шулай ук Габсбурглар йортының подполковник званиесендә сарай яны баталь живописецы булган, империя гаскәрләренең җиңүләрен сурәтләгән, шул ук вакытта бернинди дә сугышта булмаган. Снайерс кардинал-ифант Фердинанд Австрияле (1634—1641), Леопольд Вильгельм (1647—1656), граф Карла Бонавентура де Бюкуа һәм башка әһәмиятле заказчикларның сарай яны рәссамы булган. Алар өчен ул XVI гасыр гобеленнары традицияләрендә җиңү бәрелешләре күренешләрен ясаган. Ул шулай ук Брюссельдә аксөяк портретларын һәм зур пейзажлар ясаган, ирекле базарда затлы заказчикларга эшләгән Carl van de Velde. «Snayers, Pieter». — Grove Art Online. Oxford University Press, [accessed 9 March 2017] . Брюссельдә торып ул регуляр рәвештә туган шәһәре Антверпенга зиярәт кылган, әмма анда тәмам кайтмаган. Ул Питер Пауль Рубенс кебек Антверпен рәссамнары белән шул исәптән «Генрих IV тормышы» (1628—1630) һәм «Торре де ла Парада» (як. 1637—1640) сериясе өстендә хезмәттәшлек иткән. Снайерс сугыш барышлары турында зур картиналар цикллары карый, ул аларны испан король сарай яны заказы буенча барлыкка китергән. Рәссамның күп ярдәмчеләр белән зур остаханәсе булган, чөнки ялгызы ул монументаль картиналарның зур серияләренә шундый эре заказларны башкара алмаган. 1639 һәм 1651 еллар арасында ул хәзер Вена Хәрби тарих музеенда булган фельдмаршал Оттавио Пикколомини өчен унике эре форматлы баталь тукымадан торган шулай аталган “Пикколомини сериясе”н барлыкка китергән. Зур эшләрдән кала Питер Снайерс хәрби һәм сунар күренешләрен сурәтләгән кече формалар авторы булып тора. Снайерс өйрәнчекләре арасында фламанд живописец-баталистлары Питер Мёленер һәм Адам Франс ван дер Мейлен булган. Соңгысы Франциядә король Людовик XIV-нең әйдәп баручы сарай яны рәссамы булган. Снайерс кайчан үлгәне турында бернинди язмалар юк, әмма ул Брюссельдә 1667 елда үлгән дип санала Frans Jozef Peter Van den Branden. Geschiedenis der Antwerpsche schilderschool. —Antwerpen, 1883. — Рp. 666—668.
Галерея
Искәрмәләр
Әдәбият Walter F. Kalina: Der Dreißigjährige Krieg in der bildenden Kunst. Diplomarbeit. — Universität Wien, 2001. Walter F. Kalina: Die Piccolomini-Serie des Pieter Snayers. Zwölf Schlachtengemälde im Wiener Heeresgeschichtlichen Museum // Viribus Unitis. Jahresbericht des Heeresgeschichtlichen Museums 2005. — Wien, 2006. — ISBN 3-902551-01-1. Matthias Pfaffenbichler: Das Schlachtenbild im ausgehenden 16. und 17. Jahrhundert. — Dissertation Universität Wien, 1987. Giancarlo Sestieri: Battle Painters. Italian and Foreign Masters of the XVII and XVIII centuries. — DeLuca, Rom 1999. — ISBN 88-8016-321-3. Төркем:Рәссамнар