Гаврил Андросов, Гаврил Гаврильевич Андросов (; 1985 елның 6 мае, СССР, РСФСР, Якут АССР, Татта улусы, Томтор) ― саха шагыйре, публицист, тәрҗемәче. Саха (Якутия) Язучылар берлеге идарәсе рәисе (2023 елдан). Россия Язучылар берлеге әгъзасы (2010), Россия Язучылар берлеге идарәсе сәркатибе (2018).

Тәрҗемәи хәле

1985 елның 5 маенда Саха (Якут) АССР Томтор (хәзерге Татты улусы) авылында туган. 2007 елда М. Аммосов исемендәге Якут дәүләт университетын (2010 елдан федераль университет) саха теле һәм әдәбияты укытучысы, әдәби редакторлау һәм тәнкыйть белгечлеге буенча тәмамлаган

«Чолбон» әдәби журналының баш мөхәррир урынбасары, шулай ук 2013 елдан Саха (Якутия) Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары булып тора. Рус география җәмгыяте һәм Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы каршындагы Тел сәясәте советы әгъзасы, яшь язучыларның «Тыл кыһата» («Кузница слова») иҗат берләшмәсе җитәкчесеАндросов Гаврил Гаврильевич. 100yakutia.ru.

2007―2015 елларда «Якутия» газетасының «Юность» кушымтасы корреспонденты, халыкның рухи үсеше, тарих һәм рухи үсеше проблемалары бүлеге мөдире булып эшләгән.

2015 елның маеннан ― «Чолбон» журналының баш мөхәррир урынбасары, 2020 елның 2 июленнән ― баш мөхәррире.

2023 елның 6 октябреннән ― Саха Республикасы рәисе.

Иҗаты

Җитди итеп урта мәктәптә яза башлаган. Шигъри җыентыклар һәм публицистика буенча китаплар, шул исәптән, өч шигырь китабы, өч туган якны өйрәнү һәм публицистика китаплары авторы. Шигырьләре «Россия халыкларының хәзерге әдәбияты: Поэзия» антологиясенә кертелгән. Гаврил Андросовның лирик герое ― тирән фикер йөртүче, үз халкының язмышы һәм киләчәге өчен чын күңелдән борчылучы шәхес. 2007 елда «Боотур холото» исемле беренче шигырьләр китабы дөнья күргән. Әсәрләре һәм публицистикасы «Болҕойуҥ, эдэр саас», «Араҥас сулус» шигъри җыентыкларында, республика матбугатында басылып чыккан. Әсәрләре рус, поляк, болгар, вьетнам, кыргыз, тыва, нугай, татар телләренә тәрҗемә ителгән. Кайбер шигырь үрнәкләре Ленар Шәех, Рүзәл Мөхәммәтшин тәрҗемәсендә татар телендә дөнья күргән. «Казан утлары» журналының 2025 елның май санында (138―140нчы битләрдә) Фәнил Гыйләҗев тәрҗемәсендә берничә шигыре урнаштырылган. Татарстан язучылар берлеге һәм татар әдипләре белән даими элемтәдә тора, үзара алмаш (саха әм татар телләрендә) шигырь һәм проза антологияләре дөнья күрүдә роле зур.

Шәхси тормышы Якутск шәһәрендә яши, өйләнгән, кызы барГаврил Гаврильевич Андросов. Совет молодых литераторов СПР, 15.07.2021. Бүләкләре, мактаулы исемнәре Саха (Якутия) Республикасының мәдәният отличнигы, шигърият өлкәсендә Саха (Якутия) Республикасы яшьләр сәясәте министры Гранты иясе (2005), Саха (Якутия) Республикасының яшьләр эшләре һәм гаилә сәясәте министрлыгының «Елның яшь язучысы» номинациясендә җиңүче (2015), Намжил Нимбуев исемендәге 2нче халыкара шигъри турнирның 3нче призеры (Бурятия, 2009).

Искәрмәләр

Сылтамалар Андросов Гаврил Гаврильевич. 100yakutia.ru Камень якута. Стихи. Журнальный мир Андросов Гаврил Гаврильевич. spravedlivo.ru

Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Якут язучылары Төркем:Якут шагыйрьләре Төркем:Якутия язучылары Төркем:Якутия шагыйрьләре Төркем:Россия язучылары Төркем:Якутск дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Россия язучылар берлеге әгъзалары Төркем:Иҗади берлекләр рәисләре