«Әлиф» иҗат төркеме — заманча татар сәнгате өлкәсендә музыкаль-театр юнәлешенә юнәлгән алдынгы берләшмәләрнең берсе.
Тасвирлама Берләшмәнең уникальлеге шунда ки, ул Татарстан Республикасында заманча театр һәм дөньяның төрки телле халыкларының традицион уен кораллары яңгырашын берләштергән бердәнбер оешма диярлек. «Әлиф» студиясе 2017 елның 12 июлендә шул ук исемдәге спектакльнең беренче куелышы белән барлыкка килде. Атама иске имляның беренче хәрефе буенча бирелгән, шушы әлифба, болгар телендә, аннары татар телендә Х гасырдан алып 1928 елга кадәр киң кулланылган. Кайбер чит ил татарлары арасында хәзер дә кулланыла.
Студия проектлары Россиянең төрле сәхнәләрендә, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь, Казан, Мехико, Париж, Бакы, Бухарест һәм башка бик күп шәһәрләрдә күрсәтелде. Алар берничә тапкыр бөтенроссия һәм халыкара премияләр лауреатлары һәм номинантлары булдылар , һәм зур фестивальләрдә, шул исәптән Мексикада Халыкара бию фестивале һәм Дягилев фестивалендә, катнаштылар.
Шәхесләр
Туфан Имаметдинов — куратор, җитәкче Нурбәк Батулла — хореограф, биюче Алёна Батулла — проектлар координаторы Эльмир Низамов — композитор Марсель Нуриев — хореограф, биюче Татьяна Ефремова ― вокал
Кайбер спектакльләре
Әлиф Каф Ха-Тын sak-sok Әңгәмә Дөр Һава Нәфес Дәрдемәнд Шамаил
Искәрмәләр
Төркем:Мәдәният оешмалары