Пикшень () ― Түбән Новгород өлкәсе Зур Болдино районы әрҗән авылы. Пикшень административ үзәге. Халык саны 508 (2010).

Гомуми физик-географик характеристика Географик урнашуы Автомобиль юллары буенча өлкә үзәге Түбән Новгород шәһәренә кадәр ара 210 км, район үзәге авылына кадәр — 5 км. Диңгез өсте тигезлегеннән абсолют биеклеге 162 метр.

Сәгать поясы Пикшень, бөтен Түбән Новгород өлкәсе кебек үк, МСК (Мәскәү вакыты) сәгать зонасында урнашкан. Кулланыла торган вакытның UTC ка карата күчеше +3:00 тәшкил итәСтатья 5. Часовые зоны. КонсультантПлюс.

Тарих Нижгар губернасының «Торак урыннар исемлеге»ндә () 1859 ел мәгълүматлары буенча Лукоянов өязенең икенче станында Элә елгасы буенда, Лукояновтан 53 чакрым ераклыкта, төрле ведомстволардагы авыл буларак күрсәтелә. Авылда 122 йорт һәм 1111 кеше (516 ир-ат һәм 595 хатын-кыз) исәпләнә.

Пикшень ― Зур Болдино районында әрҗәннәр яшәүче 2 авылның берсе.

Халкы

Милли составы 2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, халыкның милли структурасында әрҗәннәр 548 кешедән — 60 %, руслар – 38% тәшкил иткән.

Кызыклы факт 1830, 1833―1834 елларда бу якларда Александр Пушкинның йөргәнлеге билгеле. Ул күршесе алпавыт Аникеев белән дус булган. Пикшень мордвалары турында да язып калдырганАрдов М. В. Болдинская осень. Metro Москва, 5.06.2012.

Истәлекле урыннар Мордва мәдәнияте һәм көнкүреше музее. 1891-1892 елгы ачлыкта Пикшень авылында ачларны коткару өчен җәмәгать ашханәләре оештырган Владимир Короленко (1853-1921) хөрмәтенә куелган истәлекле билге (таш). Никольский чиркәве. 1864―1869 елларда мәхәллә кешеләре һәм алпавыт Василий Аникиев тырышлыгы белән төзелгән. 1869 елның 11 гыйнварында изгеләндерелгән. Бина агачтан, таш фундаментта, колокольнясы бар.

Социаль объектлар Мәдәният йорты, китапханә. Тугызъеллык мәктәп, анда 34 бала рус телендә белем ала (2025)Фәүзия Бәйрәмова-Аймал. Әрҗән авылында Туган тел көне. «Татарстан яшьләре», 7.05.2025, № 18 (12697) ― Б.8..

Шәхесләр (1919—2013) ― эрзя шагыйре, тәрҗемәче, Россия Язучылар берлеге әгъзасы (1949), Мордва АССР атказанган язучысы (1980), Бөек Ватан сугышында катнашучы.

Искәрмәләр

Әдәбият Василий Любаев. Пикшень. Саров, 2009. Мәкаләләр Фәүзия Бәйрәмова-Аймал. Әрҗән авылында Туган тел көне. «Татарстан яшьләре», 7.05.2025, № 18 (12697) ― Б.8. Сылтамалар

Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Зур Болдино районы торак пунктлары