Бенуа Одра́н (Олысы) (француз телендә: Benoît Audran dit le Vieux) — король Людовик XIV-нең “зур стиле” чоры француз рәсем ясаучысы һәм гравёры. Лионнан килеп чыккан, әмма Парижда эшләгән зур нәсел француз гравёрлары гаиләсе әгъзасы: Клод Одран Беренче (1597—1677) оныгы, Шарль Одранның (1594—1674) бертуганның оныгы, Жермен Одранның (1631—1710) улы, Жерар Одранның энесе (1640—1703), Жан Одранның (1667—1756) бертуганыEnciclopedia on line. — URL: https://www.treccani.it/enciclopedia/audran/ Власов В. Г. Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. Т. 3. — Словарь имен, 1997. — С. 118Neues allgemeines Künstler-Lexicon; oder Nachrichten von dem Leben und den Werken der Maler, Bildhauer, Baumeister, Kupferstecher etc. Bearb. von Dr. G. K. Nagler. — München: E.A. Fleischmann, 1835—1852.

Тәрҗемәи хәле Бенуа Одран Олысы 1661 елда туган булган. Энесе һәм крестнигы Бенуа Одран Кечесеннән аеру өчен “Олысы” дип аталган. Гаилә сәнгатен әтисеннән, соңыннан абыйсыннан өйрәнгән булган. 1709 елның 27 июлендә Бенуа Одран Клод Лефевр картинасы буенча “Ж. Б. Кольбер портреты” һәм Шарль Лебрен оригиналы буенча “Хач кую”ын тәкъдиме буенча Король живопись һәм сынчылык академиясенә кабул ителгән булган. 1715 елның 26 октябрендә ул Академия киңәшчесе һәм король Людовик XIV-нең пенсия белән гравёры булып билгеләнгән булган. Аның Ж. Вивьен буенча портретын энесе Бенуа Одран Кечесе гравирлаган.

Аның репутациясе тарихи сюжетларга гравюралар һәм портретлар белән бәйле. Бенуа Одран абыйсы Жерар Одраннан гравирлау осталыгында берникадәр дәрәҗә калышкан дип санарга кабул ителгән. Шулай да аның стилен “кыю һәм ачык”, живопись оригиналларының тапшыруын “бик төгәл”, портретланучыларның чырайларын “оста итеп чагылдырылган” дип тасвирлыйлар.Исаченко Л. Т. Французская иллюстрация XVIII века в собрании Эрмитажа : каталог выставки / Государственный Эрмитаж; составитель Л. Т. Исаченко. — Л., 1982. — С. 5-11.

Одран Олысы Парижда Люксембург сарае галереясе өчен Рубенсның мәшһүр «Мария Медичи тормышы» сериясе картиналарын гравирларга алынгач П. П. Рубенсның әсәрләре белән чын рәвештә илһамланган икәнен күрсәткән. Бу эш шулай ук Гаспар Дюшан, аның иртуганы Жан Одран, Антуан Трувен һәм Жан-Батист Массе кергән (Рубенсның картиналары хәзер Луврда саклана) гравёрлар төркеменә кушылган булган.

Аның энесе Бенуа Одран (Кечесе) шулай ук уңышлы гравёр булган һәм, хосусан, (Ж. Вивьенның живопись оригиналыннан) абыйсының портретын гравирлаган.

Галерея

Искәрмәләр

Төркем:Рәссамнар