Алмаз Фәйзуллин, Алмаз Равил улы Фәйзуллин (Алмаз Равилевич Файзуллин; 1968 елның 10 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― дәүләт хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты, 2013 елдан РФ Президентының Эчке сәясәт идарәсенең Дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы урынбасарыВ Администрации Президента РФ назначены новые лица, ответственные за взаимодействие с религиозными объединениями. dumrf.ru, 17.09.2013.
Тәрҗемәи хәле
1968 елның 10 апрелендә Казан шәһәрендә шагыйрь Равил Фәйзуллин (1943 елгы; Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылыннан) гаиләсендә туган. Әтисе ягыннан бабасы Габдрахман, әбисе Әминә Презентация «Равил Фәйзуллин турында». Әнисе укытучы, шагыйрә, тәрҗемәче мөхәррир булып эшләгән Бикә (Миңлебикә) Рәхимова (1939―2011; Әлки районы Чуаш Кичүе авылыннан) 10 апреля 1939 года родилась Рахимова Бике. Институт татарской энциклопедии и регионоведения, 10.04.2023 Кадыйр Сибгатуллинның Равил Фәйзуллинга язган хаты. 12.04.1972. «Казан утлары», 2025, № 3 (1229). – Б.176.. Әтисенең икенче никахыннан энесе Газиз бар (2001 елгы; КФУның Халыкара багланышлар институтын тәмамлаган)Рәисә Муллахмәтова. «Фәйзуллин йөзүләре» истә калыр. «Мәгариф», 17.08.2021.
1987 елда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән. Казан дәүләт университетын (1992 елда) һәм РФ Тышкы эшләр министрлыгының (2008 елда) тәмамлаган.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең структур бүлекчәсе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Совет хакимиятенең беренче елында (1917-1918) вәисовчылар хәрәкәте лидерлары һәм Казан большевикларының үзара мөнәсәбәтләре» темасына кандидатлык диссертациясе әзерләгән (2019)Взаимоотношения лидеров ваисовского движения и казанских большевиков в первый год советской власти (1917–1918). Minbar. Islamic Studies, 2019. ISSN 2618-9569.
2004―2013 елларда ― Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиленең җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән эшләү буенча урынбасарыОб освобождении Файзуллина А.Р. от должности заместителя Полномочного представителя Республики Татарстан в Российской Федерации от 07 августа 2013. docs.cntd.ru.
2013 елдан ― Россия президенты Дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы (Евгений Владимирович ЕреминЕремин Евгений Владимирович. Главный портал МПГУ) урынбасарыӘлфия Миңнуллина. Алмаз Файзуллин в аппарате Президента РФ будет отвечать за связи с мусульманскими организациями. Всемирный конгресс татар, 23.09.2013. Нәкъ менә ул Кремльнең мөселманнар белән эшләү буенча сәяси линиясен турыдан-туры башкаручы булып тора. Фәйзуллин үз канаты астына ислам буенча яхшы һәм компетентлы белгечләр җыя алган: тарих фәннәре докторы, профессоры Юлия Гусева һәм МДУның дин фәлсәфәсе һәм дин гыйлеме кафедрасының өлкән укытучысы Павел КостылевКто курирует ислам в России? Religion today, 23.10.2020.
2013 елдан ― «Ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен яклау фонды» коммерцияле булмаган фондының (директоры Жданов Александр Владимирович Жданов Александр Владимирович. Награды России, 2015-12-10) Иҗтимагый советы әгъзасы Фонд поддержки российского ислама учредил Общественный совет. IslamNews, 15.11.2013.
советы РәистәшеФәйзуллин Алмаз Равил улы. Шәхесләр белешмәсе.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале РФ Дәүләт Думасының Мактау грамотасы 2015 ― ― Кырым Республикасы халкының конституцион хокукларын һәм ирекләрен яклаган өчен һәм Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннанУказ Главы Республики Крым от 10 декабря 2015 года № 380-У О награждении государственными наградами Республики Крым 2018 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) ― рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга һәм үстерүгә, тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгытуга керткән зур өлеше өченСергей Собянин: Дни Татарстана в Москве ― для нас большой праздник. Полномочное представительство Республики Татарстан в Российской Федерации. 18.08.2018
Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Алия, кызы Чулпан, уллары Ильяс, КамилЛәйлә Әхмәтшина. Равил һәм Алмаз Фәйзуллиннар Әлкигә килде. «Әлки хәбәрләре», 19.08.2015 Альбина Гайнуллина. Равил Фәйзуллин: «Кеше суда гына оча ала». «Акчарлак», 2.08.2023, № 30, 2-3, 11нче бит..
Искәрмәләр
Сылтамалар Файзуллин Алмаз Равилович. Справочник персоналий Выступление А. Р. Файзуллин на открытии шатра Рамадана в Москве, 2013 год. rutube video, 2:40
Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:РФ Чит ил эшләре министрлыгы Дипломатия академиясен тәмамлаучылар Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Кырымны яклаган өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Россия Президенты администрациясе хезмәткәрләре