Франсуа Байру (, 1951 елның 17 июле, Франция, Атлантик Пиренейлар, Бордер) ― францүз язучысы, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, 2024 елның 13 декабреннән Француз Республикасының премьер-министры. Әүвәл ― Франциянең юстиция министры, мәгариф министры. «Француз демократиясе өчен берлек» фиркасе рәисе (1998 елдан).
Байру рәистәше булып тора.
Тәрҗемәи хәле 1951 елның 17 июлендә Франциянең Атлантик Пиренейлар департаменты Бордер коммунасында урта хәлле фермер гаиләсендә туган.
Бордо шәһәре классик әдәбият өйрәнгән, вузны 23 яшендә тәмамлаган. 1982 елда уң либераль Француз демократиясе өчен берлек фиркасенә кергән, аннан Атлантик Пиренейлар департаменты генераль шурасы депутаты итеп сайланган. Байру христиан-демократик карашларда тора һәм үзен католик динендә дип саный, әмма динне дәүләттән аеру тарафдары.
1979―1981 елларда ― авыл хуҗалыгы министрлыгында югары дәрәҗәле түрә. Сенат рәисе эшләгән.
1984―1986 елларда рәисе киңәшчесе булган. 1993 елга кадәр наданлыкка каршы көрәш буенча парламент төркемен җитәкләгән.
1993 елда хөкүмәтенә мәгариф министры сыйфатында чакырылган. Ул бу вазыйфада булганда, Франция мәгариф системасында җитди реформалар уздырылган. Үз урынын 1995 елда яңа премьер-министр хөкүмәтендә дә саклап калган. Мәгариф һәм фән министры вазыйфасында 1997 елның 4 июненә кадәр калган.
1998 елда Француз демократиясе өчен берлек фиркасе рәисе итеп сайланган.
2017 елның 17 маенда беренче хөкүмәтендә (2017―2020) юстиция министры портфелен алган, әмма икенче хөкүмәттә вазыйфадан баш тарткан.
2024 елның 13 декабрендә Франция премьер-министры итеп билгеләнгән, 23 декабрьдә хөкүмәт төзегән.
Байру ― күп кенә тарихи хезмәтләр, шул исәптән Франция короле Генрих IV биографиясе авторы.
Хезмәтләре Тарихи Le roi libre. — Paris : Flammarion, 1994 — ISBN 2-08-066821-8Le roi libre. — Paris: France loisirs, 1995 — ISBN 2-7242-8944-7Le roi libre. — Paris : Éd. J’ai lu, 1996 — ISBN 2-277-24183-0Henri IV. — Paris: Perrin jeunesse, 1998 — ISBN 2-262-01301-2Henri IV: le roi libre. — Paris: Flammarion, 1999 — ISBN 2-08-067725-X Saint-Louis. — Paris : Flammarion, 1997 — ISBN 2-08-067208-8 Ils portaient l'écharpe blanche: l’aventure des premiers réformés, des Guerres de religion à l'édit de Nantes, de la Révocation à la Révolution. — Paris: B. Grasset, 1998 — ISBN 2-246-55981-2Ils portaient l'écharpe blanche: l’aventure des premiers réformés, des Guerres de religion à l'édit de Nantes, de la Révocation à la Révolution. — Paris: Librairie générale française, 2000 — ISBN 2-253-14779-6
Сәяси La Décennie des mal-appris. — Paris: Flammarion, 1990 — ISBN 2-08-066472-7 Le droit au sens. — Paris: Flammarion, 1996 — ISBN 2-08-067204-5 Bayrou, François; Pierre-Brossolette, Sylvie : Hors des sentiers battus: entretiens avec Sylvie Pierre-Brossolette. — Paris: Hachette littératures, 1999 — ISBN 2-01-235258-8 François Bayrou, Qui êtes-vous? Que proposez-vous? — Paris: Archipel, 2001 — ISBN 2-84187-283-1 Relève. — Paris: Grasset, 2001 — ISBN 2-246-61821-5 Oui: Plaidoyer pour la Constitution européenne. — Paris: Plon, 2005 — ISBN 2-259-20183-0 Au nom du Tiers-État. Hachette Littératures 2006, ISBN 2-01-237250-3 Projet d’Espoir. Plon 2007, ISBN 2-259-20162-8
Шәхси тормышы Өйләнгән, алты баласы һәм унике оныгы бар.
Искәрмәләр
Сылтамалар Блог о предвыборной гонке Франсуа Байру
Төркем:Франция язучылары Төркем:Франция сәясәтчеләре Төркем:Почетлы легион ордены офицерлары Төркем:Франция премьер-министрлары Төркем:Сәяси фирка рәисләре Төркем:Гамәлдәге дәүләт башлыклары