Сәйдәш Фәхразыев, Сәйдәш Тәлгат улы Фәхразыев (Сайдаш Талгатович Фахразиев; 1994 елның 5 ноябре, РФ, Татарстан, Чаллы) ― музыкант (баянчы), педагог, Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең өлкән укытучысы, Казанның 20нче балалар музыка мәктәбенең югары квалификация категорияле укытучысы, «Креатив» халык уен кораллары ансамбле артисты. Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты.
Тәрҗемәи хәле 1994 елның 5 ноябрендәСегодня отмечает день рождения молодой талантливый баянист Сайдаш Фахразиев! ACCORDIONS.pro Чаллы шәһәрендә музыкантлар гаиләсендә туган (әтисе Тәлгат, әнисе Гөлчәчәк, абыйсы Зөлфәт халык уен коралларында, фортепианода уйнаучылар) Пианист из Челнов покоряет мир. «Челнинские известия», 25.03.2017. Сәйдәшкә беренче баянны сатып алу өчен, әти-әнисе фатирларын алышытырып, бер фатирны сатканнар. Музыка белемен 5 яшендә Чаллы шәһәренең 6нчы балалар музыка мәктәбендә (укытучы Гөбәев Х. Х), аннары 13нче балалар сәнгать мәктәбендә (укытучы Мөхәммәтгалиев Ш. И.) алган. 2008 елда Казан дәүләт консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбенә (көллият) профессор Әбүзәр Әнвәр улы Фәйзуллин классына укырга кергән.
Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен 2017 елда бик яхшыга бакалавриат программасы буенча, 2019 елда баян классы буенча магистратураны, 2021 елда ассистентура-стажировканы (профессор Ә. Ә. Фәйзуллин классы, фәнни җитәкчесе В. Н. Гоптарев) тәмамлаган.
Хәзерге вакытта Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Баян һәм аккордеон кафедрасында өлкән укытучы Кафедра баяна и аккордеона. kazancons.ru, И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте укытучысы.
2013 елдан Казанның Идел буе районының 20нче балалар музыка мәктәбенең тынлы һәм халык уен кораллары классы буенча укытучысы Фахразиев Сайдаш Талгатович. МБОУ ДОД «ДМШ № 20». Электронное образование Республики Татарстан. «Кояшлы буләк» шәһәр конкурсы, «Моң чишмәсе» төбәк конкурсы, «Аэрофония» Бөтенроссия конкурс-фестивале, «Илһам» район конкурсы лауреатларын һәм дипломантларын әзерләгән Фахразиев Сайдаш Талгатович. Учительский сайт infourok.ru.
«Креатив» халык уен кораллары ансамбле артисты (иҗат җитәкчесе Л. Н. Потапова), шулай ук Казан баянчылар триосы составында чыгыш ясый Фахразиев Сайдаш Талгатович. Международный центр искусств «Ключ к к успеху».
Россия һәм Татарстан Республикасы шәһәрләре буенча актив концерт эшчәнлеге алып бара. Саранск, Әлмәт, Сембер, Казан, Яр Чаллы, Чабаксар һ. б. музыка мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә уку курслары һәм мастер-класслар үткәрәНаталья Родина. Творческий десант из Казани: мастер-классы на Отделении народных инструментов. kiryukov-smu.ru, 21.03.2022.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2015 ― «Виват, Баян» Бөтенроссия конкурсы (Самара) ― III дәрәҗә лауреаты 2015 ― Г. Шендерёв исемендәге халыкара конкурс (Судак, Кырым) ― II дәрәҗә ауреаты 2015 ― Вячеслав Беляков призына баянчылар, аккордеончылар һәм милли гармуннарда башкаручыларның II халыкара конкурсы (Уфа) ― Гран-приЛейла Аралбаева. Гран-при международного конкурса баянистов в Уфе завоевал Сайдаш Фахразиев из Казани. Башинформ, 8.12.2015 2016, 2017 ― «Аккордеон феериясе» III һәм IV Халыкара баянчы-аккордеончылар конкурсы (Казан) ― I дәрәҗә лауреаты 2017 ― I халыкара «Евразия Кубогы» аккордеончылар-баянчылар конкурсы (Атырау, Казакъстан) ― I дәрәҗә лауреаты 2018 ― халык уен коралларында башкаручыларның В. П. Плетнёв исемендәге халыкара конкурсы (Казан) ― I дәрәҗә лауреаты 2018 ― халык уен коралларында башкаручыларның И. Я. Паницкий исемендәге Бөтенроссия конкурсы (Сарытау) ― II дәрәҗә лауреаты 2019 ― халык уен коралларында башкаручыларның С. Сәйдәшев исемендәге халыкара конкурсы (Казан) ― II дәрәҗә лауреаты 2019 ― халык уен коралларында башкаручыларның «Евразия-III» халыкара конкурсы (Екатеринбург) ― дипломант һәм жюриның махсус призы иясеРезультаты. Евразия-III 2021 ― халык уен коралларында башкаручыларның IV Бөтенроссия И. Я. Паницкий исемендәге конкурсы (Сарытау) ― I дәрәҗә лауреаты 2022 ― «Виват, баян» халыкара конкурсы (Самара) ― Казан баянчылар триосы составында II дәрәҗә лауреаты 2023 ― «Аккордеон һәм баян буенча Россия чемпионаты» Бөтенроссия конкурсы (Төмән) ― дипломант
Шәхси тормышы Гаиләле. 2021 елда өйләнгән. Хатыны МириамМириам Фахразиева Вконтакте, музыкант (домра), баласы бар.
Искәрмәләр
Сылтамалар Сайдаш Фахразиев (05.11.1994). Фахразиев Сайдаш Талгатович. Казанская государственная консерватория имени Н.Г.Жиганова Фахразиев Сайдаш Талгатович. КМК им. И. В. Аухадеева Сайдаш Фахразиев. Любовь к музыке передаётся по генам. rutube видео, 02:53
Моны да карагыз Тәлгат Фәхразыев, әтисе. Зөлфәт Фәхразыев, бертуган абыйсы.
Төркем:Баянчылар Төркем:Татар музыкантлары Төркем:Татарстан музыкантлары Төркем:Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт консерваториясе укытучылары Төркем:Казан музыка көллияте укытучылары