Руслан Шиһабетдинов, Руслан Альберт улы Шиһабетдинов (Руслан Альбертович Шигабутдинов; 1976 елның 27 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан ) ― хуҗалык эшлеклесе, менеджер, 2019 елдан 2022 елга кадәр — «ТАИФ» АҖ генераль директоры. Татарстанның атказанган икътисадчысы (2014).
Тәрҗемәи хәле 1976 елның 27 июнендә Казанда инженер Альберт Шиһабетдинов гаиләсендә туган. Энесе Тимур, 2025 елдан «ТАИФ» АҖ генераль директорыГендиректором компании ТАИФ стал Тимур Шигабутдинов. Татар-информ, 7.02.2025.
В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган (1998).
Хезмәт юлы 1997―1999 елларда ― «Карсар» ҖЧҖ юристы.
1999 елдан 2005 елга кадәр ― «ТАИФ» ААҖ генераль директоры референты.
2005 елдан 2019 елга кадәр — «ТАИФ» ААҖ генераль директорының милек һәм инвестицияләр белән корпоратив идарә итү буенча урынбасары.
2010 елдан 2011 елга кадәр — «ТРК «ТВТ» ААҖ генераль директоры.
2013 елдан 2021 елга кадәр ― «Казаноргсинтез» ГАҖ Директорлар советы рәисе.
2017 елның апреленнән — «Түбәнкаманефтехим» ГАҖ Директорлар советы әгъзасы.
2017 елда ― «Түбәнкаманефтехим» ГАҖ Директорлар советы рәисе.
2019 елдан 2022 елга кадәр ― «ТАИФ» АҖ генераль директоры.
2022 елда ― «Сибур-ТР» генераль директоры.
2021 елдан 2022 елга кадәр ― «СИБУР Холдинг» ГАҖ идарәсе әгъзасы.
2022 елдан ― «ТАИФ» АҖ Директорлар советы рәисе урынбасары.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2014 ― ТР Атказанган икътисадчысы 2017 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале 2020 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медалеШигабутдинов Руслан Альбертович. Татцентр.ру 2026 — «Дуслык» ордены — Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалын үстерүгә зур өлеш керткән өчен Указ Раиса Республики Татарстан № 510 от 26.06.2026 Искәрмәләр
Сылтамалар Шигабутдинов Руслан Альбертович. Татцентр.ру Шигабутдинов Руслан Альбертович, заместитель председателя совета директоров АО «ТАИФ». Бизнес-Онлайн
Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстан сәясәтчеләре Төркем:Ширкәт җитәкчеләре Төркем:Татарстанның атказанган икътисадчылары Төркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары