Ян Франс ван Дувен (нид. Jan Frans van Douven. 1656 елда Рурмондта туган — 1727 елда Дюссельдорфта үлгән) — Лейден мәктәбе һолланд рәссам-портретисты.
Тормышы һәм иҗаты Аның әтисе Рурмондта каһин-каноник булган. Берникадәр вакытны ул Римда уздырган, анда сәнгатьне кыйммәт итеп күрергә өйрәнгән. Унбер яшьлек Янны латыньга һәм сәнгатьнең кайбер ысулларына өйрәткән. Әтисенең иртә үлеменнән соң (аның әтисе әле яшь булып, 33 яшендә үлгән) әнисе Янны 2 елга Льежга җибәрә, анда ул рәсемне рәссам Габриель Ламертиннан, ә соңрак үзенең Рим сәяхәтеннән кайткан кузены Кристофер Путлинктан өйрәнә (бу ике остазы да живописьне Римда өйрәнгәннәр). Аның эшләренә Рурмондта Испаниянең Карл II-се өчен финанс министры Дон Ян Деллано Веласко игътибар иткән. Ул Рим живописецлары эшләренең күчермәләрен ясап аңа өч ел эшләгән. 1682 елда Ян Франс ван Дувен Дюссельдорфка килә, анда Пфальц курфюрсты Иоганн-Вильгельмның сарай яны рәссамы була. Монда ул шул исәптән курфюрстның үзенең һәм аның икенче хатынының Анна Мария Луиза де Медичиның (Дюссельдорфта сарай яны тормышыннан күренешләр) портретлар сериясен ясый. Ван Дувеш шулай ук Дюссельдорф сараенда картина галереясен барлыкка китерүдә әһәмиятле роль уйнады. Я. Ф. Ван Дувен хөкемдары Иоганн-Вильгельмның аның Венага сәяхәтендә юлдашы булган, анда император һәм аның хатынының портретларын һәм шулай ук мәшһүр музыкант Арканджело Корелли кебек башка мәшһүр кешеләрнең кенәзләрнең һәм аксөякләрнең портретларын ясаган. Галерея
Искәрмәләр
Төркем:Рәссамнар