Вил Кәримов, Вил Сәгыйть улы Кәримов (Виль Сагитович Каримов; 1935 елның 21 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Учалы районы, Кәримтөпәй ― 2017 елның 31 октябре, РФ, БР, Уфа районы, Михайловка) ― актер һәм режиссер, Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы (1974 елдан), дәүләт эшлеклесе: 1969―1976 елларда Башкортстан АССР мәдәният министры, VIII һәм IX чакырылыш БАССР Югары Советы депутаты. Башкортстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1985).
Тәрҗемәи хәле
1935 елның 21 мартында БАССР Учалы районы Кәрим (Кәримтөпәй) авылында укытучы гаиләсендә туган. Ул әле бала чагында гаиләсе Учалы районының Туңгатар авылына күчеп килгән, балачагы шунда үткән Творческая династия. delomir.ru, 20.08.2023. Әтисе ягыннан бабасы Мөхәммәткәрим Әхмәтҗанов тумышы белән (Татарстанның хәзерге Актаныш районы) Зөбәер авылыннан, мәдрәсә тәмамлагач, Качкын авылында мулла булганКәримов Сәгыйть Мөхәммәткәрим улы / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010. ― Б.229.. 1929 елда кулга алынып, алты ай урман кискән. Әйләнеп кайткач, эзәрлекләүдән качып, Уфага күчеп киткән. Бераздан балалары да шунда җыелган: Сәгыйть (1908), Әсгать (1913), Мәдинә, Әхим (1917), Фаиз (1926). Әтисе ягыннан әбисе Мәрьям. Әтисе Сәгыйть Мөхәммәткәрим улы Качкында туган, Бөек Ватан сугышында катнашкан, гомерен укыту эшенә багышлаган, Учалыда урта мәктәптә, балалар йортында укыткан, директор булган. Сеңлесе Рәсимә Сәгыйть кызы (1939―2017) ― телевидение һәм радио дикторы, РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (1984).
А. В. Луначарский исемендәге Дәүләт театр сәнгате институтын (, О. И. Пыжова һәм Б. В. Бибиков курсы; 1955―1959Рожденная для сцены. Культурный мир Башкортостана, 09.12.2016), Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен (2004 елдан Россия дәүләт социаль университеты) (1969) тәмамлаган.
Хезмәт юлы 1959 елдан ― Башкорт дәүләт академия драма театрында актер, 1962―1964 елларда режиссер.
1964―1967 елларда ― КПССның Башкортстан өлкә комитеты инструкторы.
1969―1976 елларда ― Башкортстан АССР мәдәният министры На 83-м году ушёл из жизни заслуженный деятель искусств Башкирской АССР Виль Каримов. bash.news, 01.11.2017.
1976―1983 елларда ― БАССР Телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитетының (1991 елдан телерадиокомпаниясе ГТРК Башкортостан. О компании) баш режиссеры.
1983―1988 елларда ― Башкорт дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе.
1988―1990 елларда ― Башкортстан АССР профсоюзларының өлкә советы инструкторы.
1990―1992 елларда ― БАССР мәдәният министрлыгының бүлек башлыгы.
1992 елдан ― киностудиясе директоры, 1993―2000 елларда — режиссеры.
Фильмография «Чәчәк ат, Башкортстан!» документаль фильмының (1969) режиссеры. «Сыер савучы портреты» (1977), «Юмарт җир» (1979), «Тамырлар» (1992), «Гаскаров», «Северные амуры», «Курай»Документальный фильм «Курай». rutube.ru видео, 25:25 һ.б. фильмнарның сценарийлары авторы һәм режиссеры, 20дән артык тематик концерт тамашасы, шул исәптән XII Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар (Мәскәү, 1985) Башкортстан АССР сәнгать осталары концерты сценарийлары авторы һәм режиссерыКаримов Виль Сагитович. bashmusic.net.
Иҗтимагый эшчәнлеге VIII һәм IX чакырылыш БАССР Югары Советы депутаты (109нчы сайлау округы, Учалы шәһәре)Список депутатов Верховного Совета БАССР 8-го созыва. Википедия.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1985 ― Башкортстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе
Шәхси тормышы Хатыны ― Роза Шәйхетдин кызы Кәримова (1935―2020), Нуриман районыннан, ГИТИС тәмамлаган, Уфаның Гафури (1959―1989) һәм Яшь тамашачы театрларында эшләгән актриса, РСФСР атказанган артисты (1985)Театр — ее судьба и жизнь (К юбилею видной актрисы Розы Каримовой). Башинформ, 7.11.2015. Уллары Булат Вил улы Кәримов (1960) — режиссер, БСТда «Следопыт» тапшыруын алып баручы (2011―2018; продюсер Гүзәл Хәмитова)Андрей Сараев. Начудили. МК Уфа, 16.02.2011. Кызлары Гөлназ (1963).
Искәрмәләр
Әдәбият Кәримов Сәгыйть Мөхәммәткәрим улы / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010. ― Б.229.
Сылтамалар Рамазан Кулмасов. Творческая династия. delomir.ru, 20.08.2023 Лейла Аралбаева. В Уфе ушел из жизни режиссер, общественный деятель, бывший министр культуры Виль Каримов. Башинформ, 1.11.2017
Төркем:Башкортстан сәнгать эшлеклеләре Төркем:Башкортстан режиссерлары Төркем:ГИТИС тәмамлаучылар Төркем:Россия дәүләт социаль университетын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Гафури театры Төркем:Шәхесләр:Башкортстан дәүләт филармониясе Төркем:БАССР атказанган сәнгать эшлеклеләре