Бу исем — монголча. «Нямдагийн» — фамилия түгел, атасының исеме; бу кешенең шәхси исеме — Ганбат.

Нямдагийн Ганбат (), шулай ук Намдан ГанбатУчёный секретарь института истории Монгольской академии наук Намдан Ганбат встретился с калмыцкими учеными. vesti-kalmykia.ru, 15.05.2014 ― Монголия галиме, тарихчы, синолог (Көнчыгыш мәдәнияте, сәнгате, кытай теле белгече), фән докторы, Монголия Тарих һәм этнология институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре. (Ганьсу, Кытай) шәрәфле профессоры. ЮНЕСКОның Күчмәннәр цивилизациясен өйрәнү халыкара институтының () халыкара хезмәттәшлек координаторы (2019 елдан директоры).

Тәрҗемәи хәле

Ганбат Көнбатыш Монголиядә гаиләсендә туган. Аның бабасы Алтай тирәсендә күчеп йөргән, 1941 елда фронтка эләккән. Сугыштан соң туган ягына — хәзер инде Монголиягә кайта алган. Ганбат үзе совет хәрби часте каршындагы мәктәпкә йөргән һәм рус телен бик яхшы өйрәнгән. Университетта кытай телен камил үзләштергән. Тайваньга стажировкага бару да тел өйрәнүдә ярдәм иткәнРәшит Минһаҗ. «Байбалыкны бергәләп өйрәнәбез». «Мәдәни җомга», 6.12.2024, № 48, 17нче бит.

Монголия Фәннәр академиясенең тарих институтында, Кытай чыганакларына таянып, борынгы күчмәннәр тарихын өйрәнәН.Ганбат: «Китайцы и сейчас продолжают искажать историю Монголии». irina-zaharovab.livejournal.com, 17.06.2016. Көньяк һуннар турында диссертация язган. 2001―2005 елларда 45 кешелек төркем составында биш томлык «Монголия тарихы»н (2010 елда кабат бастырылган), 2018 елда биш кисәктән торган «Борынгы күчмәннәр тарихы»н, шулай ук биш томлык «Урта гасырлар тарихы»н язуда катнашкан. «Монголия тарихы»ның сыгынтысын алып, кыскача «Монголия» дәреслеге язган.

Монголия Фәннәр академиясенең Тарих һәм археология институты директор урынбасары, гыйльми секретаре вазифаларында булган. 2019 елда Улан-Баторда Күчмәннәр цивилизациясен өйрәнү буенча ЮНЕСКО халыкара институты () директоры вазифасына тәкъдим ителгән Искандерова А. Л. Археологи из России и Монголии выявили устройство и предназначение северной столицы древних тюрков. Сайт КФУ, 22.07.2019.

Һәр җәй археологик һәм этнографик экспедицияләргә бара, күп еллар Россия коллегалары ― РФА академиклары һәм (икесе дә Бурятиядән) белән эшләгән.

2015 елдан бирле, зурлыгы буенча икенче шәһәре булган («бай шәһәр») уйгыр шәһәрлеге (торулыгы) мисалында күчмәннәрнең шәһәрләшү тарихын өйрәнүче уртак кытай―монгол―татар (әүвәл кытай―монгол) проектында уртак казу-тикшеренү эшләренең Монголия ягыннан җитәкчесе буларак катнашып килә (Татарстан ягыннан җаваплы ― Айрат Ситдыйков, ТР ФА Археология институты директоры. Проектта Искәндәр Измайлов та катнаша)Совместная археологическая экспедиция татарстанских и монгольских ученых в Монголии. antat.ru, 23.07.2019. Байбалык торулыгы Бөек Ефәк юлында (шулай ук Чәй юлы) урнашкан. Ул Кытайдан башланып, Монголия аша узып, белән тоташа, Казанга килеп чыга. Казан әлеге сәүдә юлындагы иң мөһим кәрвансарайларның берсе булган. Проект шулай ук күчмәннәр дөньясы белән утрак тормышка күчкәннәрнең багланышларын да тикшерәАрхеологические исследования фортификации северной цитадели городища Бийбулаг (средневековый уйгурский город Байбалык): предварительные итоги. «Археология Евразийских степей», №6, 2020.

2023―2024 уку елында Казан (Идел буе) федераль университетында тарихчы студентларга монгол мәдәнияте һәм тарихы буенча лекцияләр укырга, монгол теле дәресләре укытырга чакырылган.

2024 елның октябрь ахырында Казанда узган VI халыкара «Евразия далалары археологиясе» конгрессында «Эпосның килеп чыгышы һәм аларның эчтәлеген археологик һәйкәлләр белән чагышытырып өйрәнү» дигән темага доклад белән катнашкан.

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Рәшит Минһаҗ. «Байбалыкны бергәләп өйрәнәбез». «Мәдәни җомга», 6.12.2024, № 48, 17нче бит.

Сылтамалар За предками татар в Монголию: аренда юрт, кочевники с Wi-Fi и «Тэнгэрийн зам». Бизнес-Онлайн, 1.10.2023 Связь калмыков и хунну. Доктор исторических наук Нямдагийн Ганбат, 25.12.2023. видео, 14:46 Н.Ганбат: «Китайцы и сейчас продолжают искажать историю Монголии». irina-zaharovab.livejournal.com, 17.06.2016

Төркем:Әлифба буенча галимнәр Төркем:Әлифба буенча тарихчылар Төркем:Монголия тарихчылары Төркем:Монголия шәркыятьчеләре Төркем:Монголия синологлары