Рифат Гомәров, Рифат Әгъләм улы Гомәров (Рифат Аглямович Гумеров; 1958 елның 8 гыйнвары, СССР, Казакъстан ССР, Җамбыл өлкәсе, Үшарал (Талас районы)) ― рус телендә язучы татар чыгышлы Үзбәкстан шагыйре, философ, журналист, нашир. «ARK» альманахының баш мөхәррире. Central Asian PEN CLUB әгъзасы, Рус PEN-үзәге әгъзасы, Болгариянең рус телле язучылар берлеге әгъзасы, Үзбәкстан Язучылар берлеге әгъзасы. Рухи традицияләр академиясенең хакыйкый әгъзасы (Вена, Австрия).
Тәрҗемәи хәле 1958 елның 8 гыйнварында Җамбыл өлкәсенең Талас районы Үшарал авылында татарДамир Каюмов. Рифат Аглямович Гумеров. proza.ru гаиләсендә туган. Әтисе Әгъләм чыгышы белән ТуймазыданБрик Алгинский. Тюркин – узбекский брат Васи Теркина. mgazeta.com, 21.03.2022. Рифат Фәрганәнең 22нче мәктәбен (1974), Фәрганә дәүләт педагогия филология факультетын (1979) тәмамлаган. 1987―1990 елларда Олугбәк исемендәге Ташкәнт дәүләт читтән торып аспирантурада укыган. Горький исемендәге Әдәбият институтының шигърият бүлеген читтән торып тәмамлаган (1990) RifatGumerov Вконтакте.
Россия Язучылар берлегенең Мәскәү язучылар оешмасы идарәсендә эшләгән, Фәрганә педагогия институтының филология факультетында укыткан, «Ёш гвардия» яшьләр нәшриятында «Молодость» (Яшьлек) альманахын мөхәррирләгән, яшь авторларның беренче җыентыкларын бастырган.
1990-елларда бизнеска киткән, республикада иң беренчеләрдән булган, америкалылар белән уртак предприятиедә генераль директор булып эшләгән.
2000-елларда халыкара проектлар ― «Мир R» һәм «ARK» әдәби–сәнгать альманахлары төзи. Берничә елдан, Ташкентта, иҗади фикер йөртүче кешеләрне «Uz антологиясе – Үзбәкстанның альтернатив әдәбияты» уникаль проектта берләштерергә омтыла.
Ташкентта яши.
Иҗаты 1974 елдан бирле әсәрләре матбугатта басылып килә. Аның шигырьләре һәм романнары «Дружба народов», «Юность», «Новая Юность», «Смена», «Молодая смена», «Дружба» (Мәскәү―София), «Сельская молодежь», «Студенческий меридиан», «Литературная учеба», «Урал», «Звезда Востока» журналларында, «Литературная газета»да, «Московский литератор»да, үзбәк телендә ― «Шарк Юлдузи», «Саодат», «Ёшлик», «Ёш куч» журналларында, «Поэзия», «Истоки», «Малый шелковый путь», «Так как», «Молодость», «Анор-Гранат», «ARK», «Провинциальный альманах» (Латвия), «Эмигрантская Лира» (Бельгия), «Витрила» (Украина), «Литературная Америка» (АКШ) альманахларында басылып чыккан. Аның шигырьләре инглиз, испан, француз, серб, хорват, болгар, украин, үзбәк, һинд һәм башка бик күп телләргә тәрҗемә ителгән.
«Встреча» (Ташкент), «Середина земли родной» (Мәскәү), «Отчизна доверяет нам судьбу» (Мәскәү), «Учебная тревога» (Мәскәү), «Тверской бульвар, 25. Голоса молодых», «И помнит мир спасенный» (Мәскәү) кебек күмәк шигырьләр җыентыклары, «Високосное лето» (1989), «Рисунок звука» (1990), «Dixi» (2003), «Рожденный степью» (Мәскәү, 2014), «Рифат-наме» (2025) https://fergana.ru/photos/144519/ китаплары авторы Rifat Gumerov. Academia.edu.
UNCD (New-York) Үзәк Азия буенча матбугат хезмәте җитәкчесе.
«Мир R» халыкара проектының авторы һәм җитәкчесе.
«ARK» альманахының баш мөхәррире.
50 томлы «Үзәк Азиянең хәзерге рус әдәбияты антологиясе» (1975―2025) оештыручысы һәм нәшире. 5 томы басылган (2003―2020). Чит илләрнең рус телле язучылары форумнарында катнашучы (Мәскәү, 2012 ел, 2014 ел).
Бөтендөнья лингвокультурология конкурсында җиңүче (Мәскәү, МДУ, 2013 ел) Рифат Гумеров. guru-art.com.
Халыкара рус әдәбияты фестивалендә катнашучы (Севастополь, 2016)https://webkamerton.ru/2016/05/i-mezhdunarodnyj-festival-russkoj-slovesnosti-tochka-cborki
Санкт-Петербург халыкара мәдәни форумында катнашучы (Санкт-Петербург, 2015, 2018)
Алты тапкыр Ташкент ачык шигърият фестивалендә катнашучы (2001, 2002, 2003, 2005, 2006, 2008).
Үзбәк теленнән әдәби тәрҗемәләр белән шөгыльләнә, үзбәк шагыйрьләрен һәм прозаикларын рус теленә тәрҗемә итә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2025 ― «Евразия» беренче халыкара премиясе (Россотрудничество белән партнерлыкта «Евразия» АНО тарафыннан гамәлгә куелган) җиңүчесе ― «Евразия тавышы: рухландырырга» номинациясендә Үзбәкстаннан шагыйрь, язучы Рифат Гомәров «Евразия» халыкара премиясе лауреаты булды. Татар-информ, 30.10.2025
Шәхси тормышы Улы Дамир, улы Чингиз, улы Шамил (мәрхүм), кызы Динара, кызы Ракия. Кызыксынулары, спорт: бокс, тау туризмы, велосипед, диңгез, фотога төшерү.
Искәрмәләр
Сылтамалар Рифат Гумеров https://www.bbc.com/uzbek/uzbekistan/2012/10/121022_cy_talkingpoint_rifat_gumerov Рифат Аглямович Гумеров. guru-art.com Рифат Гумеров. parnasse.ru Рифат Гумеров / страница автора / stihistat.com Рифат Гумеров https://litamerica.us/home/avtory/rifat-gumerov/
Төркем:Үзбәкстан язучылары Төркем:Үзбәкстан шагыйрьләре Төркем:XXI гасыр шагыйрьләре Төркем:Фәрганә дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Үзбәкстан татарлары Төркем:Рус телле язучылар Төркем:Әдәбият институтын тәмамлаучылар