София Бәсирзадә, سوفیا بصیرزاده, София Бәшир кызы Бәсирзадә (ире буенча фамилиясе Вазирова), Азәрбайҗанда: София Бәшир гызы Бәсирзадә-Вазирова (Азәрбайҗан ССР Югары Советы Президиумы Фәрманы, 1.06.1974; 1918 елның 28 феврале, РСФСР, Казан губернасы, Казан өязе, Чукан ― 2000 елның 4 гыйнвары, Азәрбайҗан, Баку) ― татар чыгышлы азәрбайҗанлы театр һәм кино актрисасы. Азәрбайҗан ССРның халык артисты (1974 ел). Тәрҗемәи хәле 1918 елның 28 февралендә Казан губернасы Казан өязе Чукан (Иске Чукан?) авылында татар гаиләсендә туган. Бәсирзадә фамилиясен София әтисе Бәширнең нәселе буенча алган. Аңа ике яшь тулгач, гаиләсе Бакуга күченеп киткән һәм монда София азәрбайҗанча яхшы сөйләшергә өйрәнгән. 3нче халыкара мәктәптә башлангыч сыйныфларны тәмамлаганнан соң, 134нче мәктәптә укыган. Югары сыйныфларда драма түгәрәгендә шөгыльләнгән. Мәктәптән соң, 18 яшендә Мирза Фатали Ахундов исемендәге Баку театр мәктәбенә укырга кергән һәм Азәрбайҗан милли драма театры сәхнәсендә эпизодик рольләрдә чыгыш ясый башлаган.
1938 елда, өченче курста укыганда, аны театр труппасына алганнар. Афишаларда аның исеме еш кына «Софа» дип язылган, театр коллективы «Софа-ханым» дип атап йөрткән. Иҗат гомере буена, эпизодик яки төп рольләргә карамастан, ул һәрвакыт характерлы драматик образларны гәүдәләндергән, сатирик рольләрне ачык сурәтләгән.
Актриса төрле авторларның әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә түбәндәге образларны гәүдәләндергән — Мирза Фатали Ахундов («Lənkəran xanının vəziri»), Җәфәр Җаббарлы («Oqtay Eloğlu», «Od gəlini», «Yaşar», «Dönüş», «Solğuri çiçəklər»), («Şeyx Sənan» и «Səyavuş»), Сәмәд Вургун («Fərhad və Şirin», «Vaqif», «İnsan»), Абдуррагимбек Хаквердиев («Köhnə dudman», «Pəri cadu»), («Yalan»), («Unuda bilmirəm»), Анар («Təhminə və Zaur»), Александр Островский («Мудрецы»), Лев Толстой («Живой труп»), Николай Гоголь («Ревизор»), Максим Горький («Васса Железнова»). Шулай ук уннан артык нәфис фильмда төшкән София Башир гызы Басирзаде. vk.com, 29.04.2021.
София Бәсирзадә 60 елдан артык гомерен иҗатка багышлаган, театр сәхнәсендә һәм кинода йөздән артык образны уйнаганİlham Rəhimli. // Azərbaycan Teatr Ensiklopediyası (3 cilddə). 3-cü cild. — Bakı: Azərnəşr. 2017. 416 səh. ISBN 5-86874-179-X.. Гомеренең соңгы елларында София Бәсирзадә Баку муниципаль театрында эшләгәнСофия Башир гызы Басирзаде.
Актриса 2000 елның 4 гыйнварында Бакуда вафат булган.
Баку муниципаль театры җитәкчесе, Азәрбайҗанның халык артисты Амалия Панәһова сүзләренчә, София ханым һәрчак һәркемгә ярдәмгә килә торган булган.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1955 ― Азәрбайҗан ССРның атказанган артисты 1974 ― Азәрбайҗан ССРның халык артисты
Гаиләсе Актерлар Җамал Вәзиров һәм Ирада Вәзирова100-летие Софии Басирзаде отметили в Государственном академическом национальном драматическом театре. azertag.az, 11.06.2018 Искәрмәләр
Әдәбият Л. А. Алиева. Женщины в общественно-политической жизни Азербайджана. Баку: МВМ, 2013. — 335 с. ил., портр.; 21. — ISBN 978-9952-29-065-3. С. И. Алиева. Татары в Азербайджане. К.: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2018. ISBN 978-5-94981-298-3
Сылтамалар Выдающиеся татарки в жизни азербайджанцев M. MÜKƏRRƏMOĞLU. Əsl adı Sofiya idi. Xalq qəzeti.- 2018.- 11 mart.- S.7. Софа Басирзаде (Sofa Bəsirzadə). Кино-Театр.Ру
Моны да карагыз Азәрбайҗан сәнгатенә хезмәт иткән татар хатын-кызлары: Мәрзия Давытова Фатыйма Мохтарова
Төркем:Азәрбайҗан актрисалары Төркем:Азәрбайҗан ССР халык артистлары Төркем:Азәрбайҗан татарлары Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:ССРБ актрисалары Төркем:XX гасыр актрисалары