Юлиус де Блаас яки Юлиус фон Блаас (итальян телендә: Julius de Blaas, немец телендә: Julius von Blaas; 1845 елның 22 августы, Альбано-Лациале — 1923 елның 2 августы, Бад-Халль) — австро-итальян рәссамы, педагог, Вена нәфис сәнгать академиясенең живопись профессоры.

Тәрҗемәи хәле Рим янында Альбано-Лациаледа туган. Аның әти-әнисе австриялеләр булган. Мәшһүр фон Блаас австрияле рәссамнар гаиләсе вәкиле. Гаилә башы мәшһүр живописец — Карл фон Блаас, Вена һәм Венеция нәфис сәнгать академияләре профессоры. Абыйсы рәссам Эжен де Блаас. Әтисе җитәкчелегендә живопись осталыгын өйрәнгән. Соңрак Римда тора башлаган, анда Кампаньяда жанр сәхнәләрен ясаган. Ю. Блаас Австрия император сарай янында портретист һәм Вена сәнгать Академиясе профессоры булган.

Иҗаты Юлиус де Блаас — мәшһүр рәссам-портретист. Аның яраткан темасы — җайдакларны һәм атларны сурәтләү. Рәт пейзаж һәм көнкүреш жанры картинасын барлыкка китергән. Күбесенчә австро-венгр аксөякләре, шул исәптән августейшая гаилә заказлары буенча иҗат иткән. Белгечләр фикеренчә аның картиналарының техникасы әтисе һәм абыйсыныкына караганда берникадәр түбәнрәк булган. Рәссам картиналары хәзер Вена, Линц һ.б. музейлары тупланмаларында.

Сылтамалар Юлиус де Блаас Төркем:Рәссамнар