Югары Суыксу мәчете () ― Татарстанның Тукай районы Түбән Суыксу караучы Югары Суыксу авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. ТР МДН Тукай районы мөхтәсибәте карамагында. Тукай районында эшләп килүче 58нче мәчетТукай мөхтәсибәтендә зур төзекләндерү эшләреннән соң мәчет ачылды. Татар-информ, 31.08.2024.
Тарих 1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда мәчет, мәдрәсә, 1913 елда биредә малайлар өчен мәктәп һәм кызлар өчен 2 мәктәп булган Верхний Суык-Су. Татарская энциклопедия
1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Уфа губернасы Минзәлә өязе Югары Суыксу авылында 640 кеше (311 ир-ат һәм 329 хатын-кыз) яшәгән, шуларның 638е мөселманнарНаселенные места Российской империи в 500 и более жителей с указанием всего наличного в них населения и числа жителей преобладающ.pdf.
Авылда 2010 елда 292 кеше Ойконим: Верхний Суык-Су. toponym.antat.ru, 2020 елда 436 кеше яшәгән, татарлар.
2024 елның 31 августында зур төзекләндерү эшләреннән соң мәчет яңадан ачылган.
Тасвирлама Бер катлы мәчетнең мәйданы ― 160 квадрат метр. Мәчет каршында дини курслар һәм ифтарлар үткәрү өчен 50-60 кеше сыйдырышлы янкорма корылган. Барлык уңайлыклар тудырылган тәһарәтханә бар. Мәчеттә ир-атларга һәм хатын-кызларга гыйбадәт кылу өчен барлык шартлар булдырылган. Югары Суыксу авылы мәчете су, газ, электр белән тәэмин итү буенча инженерлык челтәрләренә тоташтырылган, әйләнә-тирәсе матурлап тәртипкә китерелгән.
Югары Суыксу авылы мәчете имам-хатыйбы Наис хәзрәт Сәйфетдинов. Тукай районы мөхтәсибәте (район имам-мөхтәсибе Тәүфик улы Инсаф хәзрәт СәүбәновИнсаф Саубанов) карамагындаМухтасибаты и имамы-мухтасибы. Духовное Управление Мусульман Республики Татарстан.
Искәрмәләр
Сылтамалар В Тукаевском мухтасибате после масштабной реконструкции открылась мечеть. ДУМ Рт, 31.08.2024 Тукай мөхтәсибәтендә зур төзекләндерү эшләреннән соң мәчет ачылды. Татар-информ, 31.08.2024
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Тукай районы мәчетләре