Бу Татарстан нефтьчесе турында мәкалә, Үзбәкстан кинорежиссеры турында биредә укыгыз.

Малик Каюмов, Малик Шәфикъ улы Каюмов (Малик Шафикович Каюмов, 1952 елның 10 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Әлмәт районы, Мәмәт) ― Татарстанның хуҗалык эшлеклесе, техник фәннәр кандидаты (2003), 2005―2021 елларда — «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы. Татарстанның атказанган (2002) һәм Россия Федерациясе Ягулык һәм энергетика министрлыгының мактаулы (1996) нефтьчесе, РФ атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре. Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты.

Тәрҗемәи хәле 1952 елның 10 августындаСегодня празднует свой 70-летний юбилей Малик Шафикович Каюмов. Джалиль NEWS, 10.08.2022 Татарстан АССР Әлмәт районы Мәмәт авылында туган. 1971 елда «нефть һәм газ ятмаларын геология һәм разведкалау» белгечлеге буенча Октябрьскийда нефть техникумын (1994 елдан көллиятОктябрьский Нефтяной Колледж им. С. И. Кувыкина), 1980 елда «нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү технологиясе һәм комплекслы механизациясе» белгечлеге буенча Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын тәмамлаган. 2003 елда «Күп катламлы объектның забой алды зонасы характеристикаларын үзгәртүнең чыгару скважиналарының продуктивлыгына йогынтысы» темасына техник фәннәр кандидатлыгына диссертация яклаганДиссертация на тему «Влияние изменения характеристик призабойной зоны многопластового объекта на продуктивность добывающих скважин». dissercat.com.

Хезмәт юлы 1971 елда ― «Оренбургнефтеразведка» трестының тирән бораулау буенча Олы Кенәле стационар нефть эзләү экспедициясенең 3нче разрядлы лаборант-коллекторы, Богырыслан шәһәре.

1971―-1973 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

1973―1975 елларда ― «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең «Әлмәтнефть» НГЧИ ЦНИПР фәнни-тикшеренү лабораториясенең өлкән инженер-топографы, маркшейдер-геодезия төркеме топографы.

1975 елдан 2001 елга кадәр ― ЦНИПР инженер-геологы, пласт басымын саклау буенча инженер-технолог, РОВС ППД смена башлыгы, өлкән геолог, пласт басымын саклау буенча 1нче цех башлыгы, нефть һәм газ чыгару буенча 3нче цех башлыгы, үзәк инженер-технологик хезмәт башлыгы, «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы урынбасары – баш геолог.

2001 елдан 2005 елга кадәр ― «Татнефть» ААҖнең «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы беренче урынбасары – баш инженер.

2005 елдан 2021 елга кадәр ― «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы В «Татнефти» сменились все начальники НГДУ. news.myseldon.com, 28.04.2021.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале «Фидакарь хезмәт өчен» медале 1996 – Россия Федерациясе Ягулык һәм энергетика министрлыгының Мактаулы нефтьчесе 2002 – Татарстан Республикасының Атказанган нефтьчесе Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты РФ атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең хезмәт ветераны 2000 ― «Россиянең тау-геология хезмәтенә 300 ел» юбилей билгесе белән бүләкләнгән

Гаилә хәле Өйләнгән. Кызы, ике улы.

Искәрмәләр

Сылтамалар Каюмов Малик Шафикович. ideputat.er.ru Каюмов Малик Шафикович. Welcome! veterans.tatneft.ru Каюмов Малик Шафикович. nailtimler.com

Моны да карагыз Хезмәт Даны музее (Җәлил штб)

Төркем:Шәхесләр:Татнефть Төркем:Октябрьский нефть көллиятен тәмамлаучылар Төркем:И.М. Губкин исемендәге Русия нефть һәм газ университетын тәмамлаучылар Төркем:Техник фәннәр кандидатлары Төркем:Татарстанның атказанган нефтьчеләре Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр Төркем:Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр