Фәүзия Сәйфетдин кызы Галиуллина (Фәүзия Солтан; 01.09.1958, Олы Солтан, Балык Бистәсе районы, ТАССР, РСФСР ) — татар шагыйрәсе, публицист, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы (2000),ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕ. Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты (2019).Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия ияләре билгеле.Шагыйрә Фәүзия Галиуллинаны Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиясе белән котладылар.
Биографиясе Фәүзия Галиуллина 1958 елның 1 сентябрендә ТАССРның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туган. Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлагач, авыл китапханәсендә эшли башлый. Бер үк вакытта читтән торып Алабуга китапханә техникумында укый.
Техникумны тәмамлагач, 1981 елда гаиләсе белән Казанга күчеп килә. Башта йортлар идарәсендә эшли, 1981—1986 елларда Казан микробиология фәнни-тикшеренү институтында канцелярия мөдире, 1986—1993 елларда "Спортлото"ның Урта Идел зона идарәсендә өлкән инструктор булып эшли. 1993 елдан ул «Татарстанкурорт» идарәсенең «Казан» шифаханәсендә китапханә мөдире була. Биредә эшләү дәверендә ул читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең китапханә-мәгълүмат булеген тәмамлый. 2005—2017 елларда Ф. Солтан «Ак Барс» хоккей клубы спорт базасында администратор булып эшли. 2015 елдан пенсиядә.
Китаплары «Учларымда — җиләк» (1999), «Үзәк өзелгән чак» (2003), «Баллы миләш» (2011), «Көзге шәфәкъ» (2018), «Нигез сагышы»(2022).«Рухият»тән - яңа китаплар.
Көндәлек матбугатта басылган хикәя-парчалары һәм публицистик мәкаләләре бар.
Бүләк һәм премияләре Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты (2019). «Мәдәнияттагы казанышлары өчен» күкрәк билгесе (2022).
Искәрмәләр
Сылтамалар Нурфия Йосыпова. "Сүрелмәсен әле янган күңел....". Фәүзия Солтан иҗатына күзәтү.) .
Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Алабуга мәдәният укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Татар язучылары Төркем:Балык Бистәсе районында туганнар Төркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары Төркем:Татарстан язучылар берлеге әгъзалары