Ре́рих Пакты́ (Инглиз телендә: The Roerich Pact, латин телендә: Pax Cultura), шулай ук Художество һәм фәнни учреждениеләр һәм тарихи һәйкәлләрне саклау турында килешү (Инглиз телендә: Treaty on the Protection of Artistic and Scientific Institutions and Historic Monuments) яки Вашингтон Пакты (Инглиз телендә: Washington Pact) буларак мәгълүм —Вашингтонда 1935 елның 15 апрелендә көндезге 12-дә Төньяк һәм Көньяк Американың егерме бер иле тарафыннан имзаланган хәрби ихтыяҗ алдында мәдәни кыйммәтләрнең саклавы өстенлеген беркеткән тарихта беренче халыкара килешү. 1948 елның 3 сентябрендә Пакт Һиндстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан хупланган булган.

Пактны барлыкка китерү тарихы

Пакт авторлары Бу халыкара килешүнең авторы һәм инициаторы — рус рәссамы Николай Константин улы Рерих. Рерих пактының рәсми проекты 1928 елда профессор Альберт Жоффр де ла Прадель катнашуы белән доктор Г. Г. Шклявер тарафыннан әзерләнгән булган.См. «Официальный проект Пакта Рериха и Знамени Мира, подготовленный доктором Георгием Шклявером» (Август 1928 года) // Баренбойм П., Захаров А. Пакт Рериха в XXI веке . — М.: Летний сад, 2010. — 160 с. — ил. — С.30-34. ISBN 978-5-98856-113-2<ref>Бу мизгел турында Н. К. Рерих үзе шулай дип язган: “Безнең Музей тарафыннан тәкъдим ителгән минем план Париж Университетының Халыкара Фәннәре лекторы, Халыкара Хокук һәм Сәяси Фәннәр докторы Г. Г. Шклявер тарафыннан Гаага Тынычлык Суды әгъзасы, Халыкара Хокук Институты вице-президенты һәм Сорбонна факультеты әгъзасы профессор Альберт Жоффр де ла Прадель белән киңәшләшеп Халыкара Хокук буенча эшкәртелгән булган. Икесе дә безнең Музейның почётлы киңәшчеләре булып тора» (Рерих Н. К. Знамя Мира. Нью-Йорк. Март 1930 г. // Держава света. Священный дозор. Рига, 1992. С. 68-69).</ref>

Рерих Пактын барлыкка китерүнең алтарихы

Мәдәният һәйкәлләрен саклау турында фикер Рерихта 1899 елда ук инде барлыкка килгән. Санкт-Петербург губерниясендә казулар башкарганда Рерих борынгы кешеләрнең дөньяны сизүләрен чагылдыра торган археология һәйкәлләрен саклау ихтыяҗы турында сөйли башлаган.

1903 — Николай Рерих хатыны Елена Иван кызы белән 40 урта рус шәһәре буенча сәяхәт кыла. Алар арасында: Ярославль, Кострома, Казан, Түбән Новгород, Владимир, Суздаль, Юрьев-Польской, Смоленск, Вильна, Изборск, Псков һәм башкалар. Экспедицияне 1904 елда дәвам итеп, Рерих Угличта, Калязинда, Кашинда, Тверьда булган.

Сәяхәт вакытында Николай Рерих 90 әсәр булган зур архитектура этюдлары сериясен барлыкка китерә. Күп храмнар соңыннан җимерелгән булган һәм бары тик рәссамның картиналарында калган.

1903 ел сәяхәтенә нәтиҗә ясап борынгылык һәйкәлләре матурлыгы белән сокланып рәссам “Борынгылык буенча” (1903 е.) мәкаләсендә авырту белән аларның саклавына мөнәсәбәт турында яза: “Үткән җәйне миңа күп чын борынгылыгыбызны һәм аның тирәли әз мәхәббәт күрергә туры килде”.

1904 — Рерих Император Рус Археология җәмгыятендә тарихи һәйкәлләрнең кызганыч хәле һәм аларның саклавы буенча ашыгыч чаралар күрү турында доклад белән чыгыш ясый.

1904-1905 ел Рус-япон сугышы вакытында Рерихның мәгариф учреждениеләре һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау буенча махсус килешү турында фикере формалашкан.

1903—1904 еллар сәяхтеннән соң рәт еллар дәвамында Рерих борынгылык һәйкәлләре халәтенә янә һәм янә мөрәҗәгать итә. Рәссам храмнарның кызганыч халәтенә багышланган берничә мәкалә яза. Шулай «Шыпырт погромнар» мәкаләсендә (1911) Толчковта (Ярославль) Иоанн Предтеча храмының эш көен белмичә реставрациясе турында сүз бара: «Гүзәл борынгылыкны дивана погромнардан кем саклаячак соң? Борынгылык үлгәндә кызганыч. Әмма тагын да куркынычрагы борынгылыкның ямьсезләндерелгән, фальш булып калуы…». 1915 елда Рерих Император Николай II – гә һәм Бөек кенәз Николай Николай улына (кечесенә) мәдәни хәзинәләрне бөтенхалык саклавы буенча дәүләт чаралары күрергә, Россиядә тарихи һәйкәлләрне саклау турында Нигезләмәне закон бирү тарафыннан раслау мөмкинчелеген тикшерү мөрәҗәгате белән чыгыш ясый.

Рерих Пактын кабул итү тарихы 1928 елда Рерих бөтен дөньяга, барлык илләрнең дәүләт һәм мәдәният эшлеклеләренә мәдәният һәйкәлләрен саклау соравы турында сорауны карарга чакыру белән мөрәҗәгать иткән.

1928 елның августында француз халыкара хокук юристлары доктор Георгий Гаврил улы Шклявер һәм профессор Альберт Жоффр де ла Прадель “үз Халыкларының әхлакый уңышына ярдәм итү” максаты белән халыкара хокук нормалары буенча Пактның төп документының юридик формасын барлыкка китергәннәр. 1929—1930 елларда Пакт фикерләрен тарату өчен биш Комитет барлыкка китерелгән булган – Франциядә, Бельгиядә, Һиндстанда һәм икәү АКШ-ында.

1930 елда Пакт проекты Милләтләр Лигасында Халыкара музейлар комитетында тәкъдим ителгән булган, ул Пакт проектын хуплап халыкара интеллектуаль кооперация Комиссиясе каравына тапшырган.

1931 елда Рерих Пактын һәм Тынычлык Байрагын кабул итү өчен Халыкара Шура оеша. 1931 елның 13-16 сентябрендә Брюггеда Рерих Пактының Беренче Халыкара конференциясе чакырыла. 1931 елның 27 декабрендә Нью-Йоркта Тынычлык Байрагына багышланган халыкара бәйрәм үткәрелгән булган.

1932 елның 8-9 августында Брюггеда Икенче Халыкара конференция чакырылган булган.

17-18 ноября 1933 елның Вашингтонда 30-дан артык дәүләт катнашкан Рерих Пактының һәм Тынычлык Байрагының Өченче Халыкара Конвенция булган. 27 дәүләт рәсми делегатлары һәм 7 ил күзәтүчеләре булуда бер тавыштан кабул ителгән бу Конвенция карарларында барлык дәүләтләр хөкүмәтләренә Рерих Пактын имзаларга киңәшләр бар.

1933 елның 16 декабрендә Монтевидеода Панамерика Союзының Җиденче Халыкара конференциясендә барлык Америка дәүләтләре хөкүмәтләренә адресланган Рерих Пактын якларга резолюция кабул ителгән булган.

1935 елның 15 апрелендә мәдәни кыйммәтләрне саклау буенча Халыкара килешү (Рерих Пакты) Вашингтонда егерме бер Америка республикасы вәкилләре тарафыннан имзаланган булган.

1948 елның 3 сентябрендә Рерих Пакты Һиндстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан хупланган булган.

Рерих Пакты халыкара килешү буларак

Пакт халыкара мәдәният кыйммәтләре хокукы тарихында Мәдәният кыйммәтләрен саклау (шул исәптән сугыш вакытында да) халыкара хокук өйрәнүчеләре аның тарихын 19-ынчы гасыр уртасыннан башлап алып бара: 1874 ел (Lieber code һәм Брюссель конференциясе (1874)) һәм 1880 ел Декларацияләрендә мәдәни кыйммәтләр объектларын саклау турында пунктлар. 1899 һәм 1907 Гаага конвенцияләре шундый объектларны аеручы тамгалар белән билгеләргә мәҗбур иткән мәдәни объектлары саклау буенча конкрет пунктларга ия булган. Әмма Беренче бөтендөнья сугышы тәҗрибәсе бу пунктларның мәдәни объектларны җимерүдән туктату өчен җитәрлек булмавын күрсәткән. 1935 елның 15 апрелендә Панамерика Союзының 21 иле Рерих Пактын имзалый, шулардан 10 ил аны ратификацияли. Объектларны саклау өчен тамга — Тынычлык Байрагы тәкъдим ителгән. 1939 елда Милләтләр Лигасы яклавы астында Бельгия, Испания, АКШ, Греция һәм Нидерланд хөкүмәтләре Декларация проектын һәм сугыш вакытында Һәйкәлләрне һәм Сәнгать Әсәрләрен Яклау турында Халыкара Конвенция проектын чыгарганнар. Рерих Пакты кебек үк Милләтләр Лигасының бу тырышулары Икенче бөтендөнья сугышы башы белән юкка чыккан, анда сугышның технологиясе, тактикасы һәм алып бару стратегиясе үзгәртелгән булган һәм “тоталь сугышның” яңа концепциясе барлыкка килгән. 1948 елның 3 сентябрендә Һиндстан Рерих Пактын ратификацияли. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында җимерүләр һәм мародерлык Нидерланд хөкүмәтен 1948 елда барлыкка килгән ЮНЕСКОда мәдәни объектлар саклау буенча Конвенция кабул итү турында сорауны күтәрергә этәргән. ЮНЕСКОның 1951 ел Генераль Конференциясе конвенция проектын төзү өчен комитетны чакырырга карар кабул иткән. Комитет 1952 елда җыелган булган һәм соңыннан карауга Генераль конвенция проектын тәкъдим иткән. В мае 1954 елның маенда Рерих Пакты нигезендә барлык алдан килгән халыкара килешүләрнең җитешсезлекләрен төзәтергә тиеш булган Һаага конвенциясе имзалана. Бу конвенция белән саклау объектларын идентификацияләү өчен аеручы тамга билгеләнгән — зәңгәр һәм ак төстә дүрт өлешкә бүленгән аста очлатылган калкан. 1972 елда ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турында Конвенция кабул ителгән булган, анда “бөтендөнья мирас объекты” билгеләнеше кертелгән булган һәм саклау беренче мәртәбә мәдәни генә түгел, ә табигый мираска да караган. Соңыннан Пакт фикерләре ЮНЕСКОның “Мәдәни төрлелек турында гомуми декларациясе”ндә (2001 ел) һәм “Мәдәни мирасны юри җимерү турында декларациясе”ндә һәм БМОның “Мәдәни үз чагылыш форма төрелеген саклау һәм яклау турында конвенциясе”ндә үстерелгән булган.

Рерих Пакты уникальлеге Халыкара килешү буларак Рерих Пакты тулысынча мәдәни кыйммәтләр саклавына багышланган һәм хәрби ихтыяҗ турында чыгарылмалары булмаган беренче халыкара документ булып тора. 1954 елда Пакт нигезендә кабул ителгән Хәрби конфликт очрагында мәдәни кыйммәтләрне саклау турында Һаага конвенциясе аның мәдәният приоритеты турында төп фикерен кабул итмәгән һәм төп доминанта булып төгәл юридик билгеләмәсе булмаган «хәрби ихтыяҗ”ны калдырган.

Мәдәният яклау буенча чаралар комплексы буларак Рерих Пакты

Бөтендөнья Мәдәният Лигасы һәм Бөтендөнья Мәдәният Көне

Киңрәк мәгънәдә Рерих Пакты дип конкрет юридик килешүне генә түгел, ә Н. К. Рерих тарафыннан тәкъдим ителгән мәдәният кыйммәтләрен саклау буенча барлык чаралар комплексын аңлыйлар. Шулай итеп, Рерих Пактының юридик кына түгел, ә фәлсәфи, мәгариф һәм эволюцион мәгънәсе бар, чөнки ул мәдәниятны күп чагылышларда яклау фикерен чагылдыра.

Рерих Пактының хасиятләрен тасвирлаганда очучы-космонавт А. А. Леонов шулай дип яза:

«Әгәр дә без мәдәниятне һәм рухиятне күтәрәбез икән, бу безгә икътисадны ныгытырга, сәясәтне әхлаклы итергә һәм хәрби конфликтларны тәмамларга ярдәм итәчәк. Рерих Пактының хәзерге заман мәгънәсе шундадыр. Күбрәк вакыт узган саен, планета өчен күбрәк актуальлеккә ия була…».

Пакт фикерләрен үстереп Н. К. Рерих җәмәгатьчелек турында фикерләр әйткән. Җәмәгатьчелек активлык һәм кызыксыну күрсәтмәсә, мәдәниятне саклау буенча законнар үзеннән үзе эшләмәячәк. Академик Д. С. Лихачёвда шул фикерле булган, ул шулай дип раслаган:

«…Мәдәниятның иң яхшы иркен үсүче формалары иҗади барлыкка китерү көчләрен берләштерә алуда инанамын, шуның белән алар дәүләткә кешеләрдә югары гуманизм һәм тынычлыкны сөючәнлек идеалларын ныгытырга ярдәм итә…».

Бельгиянең Брюгге шәһәрендә Рерих Пактының беренче халыкара конференциясендә (1931 елың сентябре.) Н. К. Рерих Бөтендөнья Мәдәният Лигасын барлыкка китерү турында тәкъдим белән чыгыш ясаган. Лиганың төп мәсьәләләрнең берсе табигатькә сакчыл караш тәрбияләүдә булган.

«Мәдәният турында чакыру, тынычлык турында чакыру, иҗат һәм матурлык турында чакыру бары тик чын кыйммәтләр белән ныгытылган колакка барып җитәчәк. Тормышның халык яхшысы өчен үз камилләшү буларак аңлау табигатьне ихтирам иткән урында булачак. Шуңа күрә Мәдәният Лигасы төп мәгариф эш арасында бөтен көче белән табигатькә шаян хезмәт, белемле шатлык, һәрдаим яңа белем алу һәм иҗат чыганагына кебек аңлы мөнәсәбәтне аңлатырга тиеш”, - дип язган рәссам “Планета авыртуы” мәкаләсендә (1933 е.) 1931 елда АКШта Н. К. Рерих һәм Е. И. Рерих инициативасы буенча “Бөтендөнья Мәдәният Лигасы” иҗтимагый оешмасы барлыкка китерелгән булган. 1931 елның 12 январе белән “Бөтендөнья Мәдәният Лигасы”ның башлангыч меморандумы даталана. 1931 елның 23 декабрендә Нью-Йоркта “Теркәлү турында шәһадәт” бирелгән булган, аның буенча бу оешманың тулы атамасы – “Бөтендөнья Мәдәният Лигасы һәм Бөтендөнья Мәдәният Шурасы”. Бөтендөнья Мәдәният Лигасы Рерих Пактын кабул итү өчен туфрак әзерләгән, ул үз чиратында Пактны имзалаган илләрдә Бөтендөнья Мәдәният Лигасының эффектив эшчәнлеге өчен нык хокукый нигезне барлыкка китерергә тиеш булган.

Мәдәният Лигасы Программасы максатлары булып түбәндәгеләрне куйган: бөтен илләрдә “Мәдәният аша Тынычлык” Рерих фикерен тарату; дөньяда Рерихларның Мәдәният турында тәгълиматын алга сөрү; кешелекнең мәдәни хәзинәләрен саклау һәм аларны төркемләштерү;