Алевролит ( - он һәм λίθος - таш) - каты утырма тау токымы. Алевриттан литификация нәтиҗәсендә ясала.
Составы 0,01-0,1 мм зурлыктагы (башка мәгълүматлар буенча 0,005-0,05 мм) дөрес булмаган формадагы бөртекләрдән тора. Алевролитларның өч төре бар: эре бөртекле, төрле бөртекле һәм вак бөртекле. Алевролитның нигезе - кварц, шулай ук аңа кыр шпаты, балчыклы минераллар, кайвакыт карбонатлар һәм тимер гидроксидлары да керергә мөмкин.
Табу Алевролитны башлыча цемент һәм бакча юллары җитештерү өчен алалар. Аны күмер шахталарында ташкүмер катламнары арасында табарга мөмкин.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Алевролит // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978. Алевролит в Каталоге Минералов Төркем:Утырма тау токымнары Төркем:Геология Төркем:Тау токымнары Төркем:Файдалы казылмалар Төркем:Ташлар