Сургут җәмигъ мәчете () ― Россия Федерациясе субъекты Хант-Манси автономияле округының Сургут шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнары Дини җыенына керүче округ Диния нәзарәтенә караучы җирле дини җәмгыять (мәхәллә) карамагында.
ХМАО—Югра мөфтие Таһир хәзрәт Саматов бәяләвенчә, 2015 елда Сургутта 50―60 мең мөселман булган, шуларның 1500―2000 кешесе җомга намазына даими йөргән, ә Корбан һәм Ураза бәйрәмнәре кебек зур бәйрәмнәрдә аларның саны 10 меңгә җиткән. Статистика буенча, шәһәрдә 26 мең татар, 4 мең башкорт, калган диаспоралар ― дагстанлылар, чеченнар, таҗиклар, кыргызлар, үзбәкләр, нугайлар. Мәхәллә әгъзаларының күпчелеге Урта АзиялеләрАнсар Рамазанов. Мусульмане Севера. islam.ru, 4.08.2015.
Тарих XX гасыр уртасына кадәр Сургутта ислам динен тотучылар саны аз булган. Сургут тирәсендәге нефть һәм газ ятмаларын үзләштергәндә, бирегә дәүләт юлламасы яки үз теләге буенча СССРның ислам өстенлек иткән башка нефть төбәкләреннән: Азәрбайҗан һәм Төньяк Кавказ, Татарстан һәм Башкортстаннан нефть һәм газ чыгару белгечләре, хезмәт ресурслары артык булган Үзбәкстан һәм Таҗикстаннан эшчеләр килгәнДмитрий Сафиоллин. Концепция освещения Сургута на примере религиозных объектов. siapress.ru, 07.04.2015Соборная мечеть. историческийбагаж.рф.
1993 елда Сургутта эре мөселман җәмгыяте (мәхәллә) оеша, тиздән Сургут мөселманнары шәһәр хакимиятенә мәчет төзү өчен җир участогы бүлеп бирүне сорап мөрәҗәгать итәләр. Шәһәр администрациясе Дзержинский урамы белән Яр буе проспекты киселешендә Җәмигъ мәчете төзү өчен урын бүлеп бирә, финанслауда ярдәм итә. 1995 елда Сургут Җәмигъ мәчете нигезенә беренче таш салынган. 1995 елда Яр буе проспектында мәдрәсә бинасы төзелә, анда дин тотучылар намазга җыела алган. 1996 елда Россия Архитекторлар берлеге әгъзасы Фәһим Фоат улы Уразаев проекты буенча Җәмигъ мәчете төзелә башлый.
1999 елда мәчет төзү өчен шәһәр мэры А. Л. Сидоров рәислегендә Попечительләр советы төзелә, шулай ук «Илһам» иҗтимагый хәйрия фонды оештырыла (аның башкарма директоры Ф. Р. Гатауллин). Сургут мәчете комплексын төзүгә акча җыю буенча эш башкарыла. Попечительләр фонды составына «Сургутнефтегаз», «Сургутгазпром», «Тюменьэнерго» ААҖ керә. Чыгымнарның күп өлешен шәһәр администрациясе үз өстенә ала, 50 млн сум акча бүлеп бирә.
2001 елның 17 мартында төзелә торган мәчет манарасына 11 метрлы шпиль һәм 3 метрлы Ислам символы ярымай куелган. Конструкцияне монтажлауны «Сургутгазстрой» белгечләре башкарган.
2002 елның 22 маенда әле төзелеп бетмәгән мәчеттә Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне ― Мәүлид ан-Нәби мөселман бәйрәме хөрмәтенә беренче намаз укыла.
2008 елда бер манаралы, гөмбәзле һәм мозаикалы диварлы мәчет бинасы ачылган. Уфа һәм Яр Чаллы белгечләре көче беләнСоборная мечеть г.Сургут. ЦДУМ намаз уку залы, диварлар һәм манара махсус мозаика белән бизәлгән, бу бинага уникаль күренеш биргәнСоборная Мечеть, Сургут. komandirovka.ru
Башта мәчет 500 кешегә исәпләнгән булган. Мәхәллә кечкенә булганда, бу җитәрлек булган. 2014 елда Сургут мөселман җәмгыятенә Черный мыс районында икенче мәчет төзү өчен җир бирелә.
Бина
Мәчет бер генә Аллаһы идеясен ассызыклаучы бер манаралы, бер гөмбәзле, планда түгәрәк () бинадан гыйбарәт. Манараның тулы биеклеге 47 метр тәшкил итә. Шпиль һәм ярымайның алтын япмасы белән капланган металл пластиналардан эшләнгән. Мәчетнең үзенчәлекләренең берсе ― аның катлаулы керамик бизәлеше. Тәрәзәләре шулай ук витраж бизәкле.
Хәзерге вакытта Җәмигъ мәчете янында мәктәп-мәдрәсә эшлиСоборная Мечеть. OK.RU, 20.04.2021. Мәдрәсә шәкертләре монда Ислам нигезләрен, гарәп телен өйрәнәләр, чөнки бу белемнәр Коръән уку өчен кирәк. Мәктәп өч кечкенә бүлмәдә урнашкан: намаз уку өчен бүлмә, дәресләр өчен аудитория һәм 10 кеше сыйдырышлы йокы бүлмәсе.
Җомга көннәрендә Сургутның 400 урынга исәпләнгән бердәнбер мәчетендә 1,5 мең кеше дога кыла, бәйрәмнәрдә бу сан шактый артаСоборная мечеть. slib.ru, 13.10.2023.
Яр буе проспектындагы җәмигъ мәчете барлык теләүчеләрне сыйдыра алмаганга күрә, Черный Мыс районында Сосновая урамында 1,5 га җирдә элеккесеннән өч мәртәбә зуррак булачак яңа (җәмигъ) мәчет төзелә башлаган.
Җәмигъ мәчетендә ХМАО-Югра мөселманнарының округ Диния нәзарәте урнашкан.
Җитәкчелек ХМАО - Югра мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Габделхак улы Таһир хәзрәт Саматов. Мөфти урынбасары имам Таһир улы Камил хәзрәт Саматов В память о Габдулхаке Саматове. Свердловской области, Екатеринбург.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Мечеть г. Сургут. Telegram «О, Сургут!»: Мечеть. YouTube видео, 2:51
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Хант-Манси автономияле округы мәчетләре Төркем:2008 елда төзелгән мәчетләр