«Ватан» мәчете, Губкинский җәмигъ мәчете () — Россия Федерациясенең Ямал-Ненец автономияле округы Губкинский шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы округ Диния нәзарәтенә керүче №2054 «Ватан» җирле дини җәмгыяте (мәхәллә) карамагында.

Губкинскийда (1996 елдан шәһәр) берничә мең мөселман халкы вәкиле яши. Татарлар 2010 елда шәһәр халыкның (23 335 кеше) 7,05% ын (1 645 кеше), башкортлар 3,50% ын (816 кеше), комыклар 1,69% ын (384 кеше), азәриләр 1,0,3% ын (241 кеше), даргиннар 0,65% ын (151 кеше) тәшкил иткән.

Тарих Губкинскийда мөселман җәмгыяте тарихы 1993 елда «Иман» дини берләшмәсе оештырылудан башлана. Намазлар башта бер дин тотучы биргән бер бүлмәле фатирда укыла. 1997 елда мәчеткә нигез салынган Мечеть. Губкинский музей освоения Севера.

Губкинский мәчете 2000 елда, нигездә, «АБС-Строй» юл-төзелеш оешмасы директоры Асланбек Шарипович Саламовның спонсорлык ярдәме белән төзелә. Мәчет ун елдан артык эшли, әмма рәсми рәвештә ачылмаган була, бина «төзелеп бетмәгән объект» булып саналаНа Ямале закрыли мечеть, действовавшую более 10 лет. IslamNews, 20.05.2013. 2013 елда, «объектта төзелеш бармау сәбәпле», шәһәр хакимияте тарафыннан ябыла Мечеть, Губкинский. komandirovka.ru. 2019 елда, Ураза бәйрәмендә, капиталь төзекләндерүдән соң, мәчет яңадан ишекләрен ачкан В Губкинском открыли мечеть. vektor-tv.ru, 5.06.2019.

Озак вакыт мәчет бинасына ике җәмгыять дәгъва итә: Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте (ЦДУМ) составындагы мөселман оешмасы һәм Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте (ДУМАЧР) составындагы мөселман дини төркеме. Нәтиҗәдә, 2008 ел ахырында бинага ДУМАЧР вәкилләре кереп урнаша, ЯНАО төбәк Диния нәзарәтенә караучы «Ватан» җирле дини мөселман оешмасы (Азат Мулюков җитәкчелегендә) шәһәр хастаханәсе территориясендәге элекке рентген кабинеты булган бүлмәне намаз уку бүлмәсе буларак арендага алаМечеть в городе Губкинском. pravo.media, 09.03.2018 В Губкинском ЯНАО закрыли единственную мечеть. islamsib.ru, 17.05.2013. 2013 елның июнь аенда ЯНАО суды округ прокуратурасының Ямал-Ненец Казыятына караучы җирле «Иман» мөселман дини оешмасын ябу турындагы таләбен канәгатьләндерә. Карар 9 октябрьдә үз көченә керәМэрия города Губкинский забирает здание мечети. ИА «Инфо-Ислам»«», 26.11.2013.

Җирле мөселман дини оешмасы ― «Ватан»«» мәхәлләсе 2006 елның 2 маенда юридик зат буларак теркәлгән Махалля Ватан № 2054 г. Губкинский.

Бина Шәһәрнең «Юбилейный» шәһәр мәдәният һәм ял паркында урнашкан, кызыл кирпечтән төзелгән ике катлы мәчет Губкинский читендә Пурпе елгасы ярында матур урында урнашкан. 250 кешегә исәпләнгән. Объектның бәясе 59 миллион сумнан артык дип бәяләнә. Губкинский хакимияте шәһәр балансында булган мәчетне төбәк Диния нәзарәтенә файдалану өчен бушлай тапшыра (бер елга милек белән түләүсез файдалану килешүе төзелә) Елизавета Иванова. тВ ЯНАО мэр безвозмездно передал мусульманам мечеть, находящуюся на балансе города. ura.news, 1.01.2023.

Җитәкчелек 2001―2011 еллар эчендә мәчеттә дүрт имам алышынган. 2011 елда Тарко-Сале мәчете имамы ярдәмчесе булып эшләгән Капар Султанмутов имам итеп билгеләнгәнКалиль Кабдулвахитов. .Мечеть Губкинского обзавелась имамом Имам-хатыйб булып Шамил хәзрәт Алибулатов эшләгән. 2021 елның 15 гыйнварыннан имам Ринат хәзрәт ӘхмитшинЗиннат хазрат Садыков встретился с имамом мечети города Губкинский. alhakk.ruХасана Боязитова. Имам мечети Губкинского объяснил, почему на Ямале невозможны «террористические» проповеди. «Красный Север», 19.04.2021. 2022 елның 1 декабреннән мәхәллә идарәсе рәисеАйдаров Абдулла Айдарович, имам-хатыйб Айдар улы Абдулла хәзрәт АйдаровАбдулла Айдаров Вконтакте (Салаватта туган, Уфада ислам университетында һәм Дагестанда дини белем алган, Ямалга килгәнче Уфаның Дим районы «Мәдинә» мәчетендә, Йошкар-Ола мәчетендә хезмәт иткәнАбдулла хазрат Айдаров – имам-хатыб мечети города Губкинского. РДУМ). Искәрмәләр

Сылтамалар

Соборная мечеть г. Губкинский В Губкинском открыли мечеть. YouTube видео, 4:26

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Ямал-Ненец автономияле округы мәчетләре Төркем:2000 елда төзелгән мәчетләр