Цинна (лат. Сinna) - кыяклылар семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы. Grass Manual Account Flora of China Vol. 22 Page 363 单蕊草属 dan rui cao shu Cinna Linnaeus, Sp. Pl. 1: 5. 1753. Biota of North America Program 2014 county distribution maps

Таралуы 4 төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында һәм Көньяк Америка тауларында таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төре — киң яфраклы цинна (С. latifolia), Кама алдында очрый. Күләгәле ылыслы һәм катнаш урманнарда үсә.

Ботаник тасвирлама 60-130 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы шуышма. Сабагы туры, шома. Яфраклары киң кыяк, озын. Чәчәк төркеме – кытыршы иенке ботакчыклы җәенке себеркәч. Җимеше – бөртекчә. Июльдә чәчәк ата. Җимешләре августта өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән (тамырчалардан) үрчи.

Куллану Терлек азыгы.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/cinna Онлайн - энциклопедия Tatarica

Төрләр

Cinna arundinacea - көнчыгыш Канада, көнчыгыш һәм үзәк АКШ Cinna bolanderi - Боландер агачлары - үзәк Калифорния (Фресно, Туларе, Марипоса округлары) Cinna latifolia - Норвегиядән Япониягә һәм Магаданга кадәр Төньяк Евразия; Канада; төньяк һәм көнбатыш АКШ Cinna poiformis - Мексика, Үзәк Америка, Венесуэла, Колумбия, Перу, Эквадор, Боливия Kew World Checklist of Selected Plant Families The Plant List search for Cinna

Искәрмәләр

Төркем:Үсемлекләр Төркем:Ботаника