Сырмавык () - мареначалар семьялыгыннан бер- һәм күпьеллык үләннәр, ярымкуакчыклар ыругы. Таралуы
90 га якын (башка мәгълүматлар буенча 200 гә кадәр) төре билгеле, Евразия, Төньяк Америка һәм Төньяк Африкада таралган.
Татарстан территориясендә 2 төре: кытыршы сырмавык (A. exasperata) һәм кыя сырмавыгы (A. petraea) бар. Чулман аръягының көньяк-көнчыгышында очрый. Акбурлы ялангач урыннарда үсә.
Ботаник тасвирлама
5-25 см биеклектәге ярымкуакчыклар. Тамырчасы – шуышма. Сабагы шома, 4 кырлы. Яфраклары бөтен, боҗрада. Чәчәкләре вак, ак, кызыл яисә алсу төстә, себеркәч чәчәк төркемендә. Таҗы көпшәле-бүрәнкәле яки кыңгыраусыман. Җимеше – орлыкча. Июнь-августта чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи.
Декоратив, баллы үсемлекләр.
Кытыршы сырмавык ТРның Кызыл китабына кертелгән.Сырмавык :: Татарская энциклопедия TATARICA
Искәрмәләр
Төркем:Үсемлекләр Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр Төркем:Ботаника Төркем:Үләннәр Төркем:Кызыл китап Төркем:Дару үләннәре