Әхнәф Зиякаев, Әхнәф Гаделгәрәй улы Зиякаев (, 1956 елның 9 ноябре, СССР, РСФСР, БАССР, Нефтекама) ― сынчы―скульптор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, 1994 елдан Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләр (скульптура) лауреаты һәм дипломанты, Россия Традицион мәдәният көллияте укытучысы.

Тәрҗемәи хәле 1956 елның 9 ноябрендә Башкортстан АССРның Нефтекама нефтьчеләр бистәсендә (1963 елдан шәһәр) туган. Нефтекама балалар сәнгать мәктәбенең беренче чыгарылышыннан (укытучысы Юрий Федорович Туник) О выдающемся человеке, который прославляет свою малую родину за пределами Республики. Telegram: Contact @Neftonline. 1981―1983 елларда Көңгер шәһәренең 58нче һөнәри техник училищесында (2002 елдан Көңгер дәүләт сәнгать-сәнәгать көллияте, 2011 елдан Строганов исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясе филиалы История колледжа. КГХПК) укыган.

И. Е. Репин исемендәге Рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтының скульптура факультетын тәмамлаган (1994, профессор (1945―2004) остаханәсе). Диплом эше ― «Сабантуй». «Рәссам―скульптор» квалификациясе бирелә.

Иҗаты

Сынчы иҗатында анималистик тема мөһим урын алып тора. Иҗатында геройлары хайваннар һәм кошлар булган скульптура композицияләре тәкъдим ителгән: ябалак һәм пеликаннар, көртлек һәм карга баласы, тау кәҗәсе һәм атлар. Атның скульптура рәсеме останың иң яраткан мотивы булып тора: «», «», «» һ. б.

Металлдан коелган скульптуралары аерым пластика белән аерылып тора. Иң яхшы үрнәкләрнең берсе — «» эше, анда да сынчы кабат яраткан темасына ― чабып баручы ат рәсеменә мөрәҗәгать итә.

Ассамбляж техникасында (коллаж төре) башкарылган экперименталь эшләре: «Фаэтон» һәм «» тимер кисәкләреннән, чүкечләрдән, пружиналардан, болтлардан, гайкалардан җыелган.

Күп еллар скульптор Ленинград блокадасы темасы өстендә эшли: «Блокада», «» «», «». «Блокада» рельефын скульптор Санкт-Петербургның дәүләт тарих музеена бүләк иткән Как народы СССР освобождали Ленинград. Культура Петербурга.

Ә. Зиякаевның тушь,акварель һәм темпера белән башкарылган пейзажлары һәм анималистик рәсемнәре дә бар В Санкт-Петербурге открылась выставка татарского скульптора Ахнафа Зиякаева. Всемирный конгресс татар, 23.02.2017

Россиянең төрле шәһәрләрендә урнаштырылган берничә монументаль әсәр авторы. Санкт-Петербургта: Коломенская урамындагы 2нче йорт фасадындагы Лев Гумилевка мемориаль такта (1997) Казан урамындагы 5нче йорт фасадындагы татар шагыйре Габдулла Тукайга мемориаль такта Васильевский утравының 6нчы линиясендәге «Конка» скульптура композициясе (2004) Кронверк проспекты һәм Зверинская проспекты почмагындагы татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл (2006, Ян Нейман белән берлектә, архитектор С. В. Одновалов). 2009 елда һәйкәлне иҗат иткән коллектив Тукай премиясенә тәкъдим ителгән булганОт Комиссии при Президенте РТ по Государственным премиям РТ имени Г.Тукая. «Казанские ведомости», 2.04.2009 Урта проспект һәм Гавана урамы чатында Муса Җәлилгә һәйкәл (2011, Ян Нейман белән берлектә, архитектор Г. К. Челбогашев). 1998 елда Һиндстанда фонтан (бронза, пыяла, алтын) урнаштырылган. 1999 елда Белгород өлкәсенең Иске Оскол шәһәрендә А. С. Пушкин һәйкәле куелган.

Кайбер күргәзмәләре 1985–1990 елларда зона күргәзмәләрендә катнаша 1991 ел ― «Татарт» республикаара күргәзмәсе 1992 ел ― «Көз-92» скульптура секциясеннән күргәзмә 1993 ел ― «» күргәзмәсе 1995 ел ― «Ак төннәр» күргәзмәсе 1996 ел ― 1нче халыкара «Евразия» күргәзмәсе 1998 ел ― «» күргәзмәсеАхнаф Гаделгаряевич Зиякаев - биография. Артхив 2017 ел ― Петропавел крепостеның дәүләт бастионында «» күргәзмәсе 2019 ел ― Кронштадтта М. К. Аникушин исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең күргәзмәләр залында «» күргәзмәсеВ Кронштадте открыта выставка петербургского скульптора Ахнафа Зиякаева «Пластические линии». Постоянное представительство Республики Татарстан в городе Санкт-Петербурге и Ленинградской области, 20.02.2019 2023 ел ― Ленинградны саклау һәм блокада музеенда «» күргәзмәсе.

Скульпторның эшләре Дәүләт , Минтимер Шәймиев тупланмасында, АКШ, Франция, Япониянең шәхси коллекцияләрендә саклана Прошла творческая встреча со скульптором Зиякаевым Ахнафом Гаделгаряевичем. ДХШ Нефтекамск ВКонтакте, 28.08.2023.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Искәрмәләр

Сылтамалар Картинки из детства. «Санкт-Петербургские ведомости», № 86 (7415) от 16.05.2023 Ахнаф Гаделгаряевич Зиякаев (родился в 09.11.1956). Артхив Работы Зиякаева Ахнафа Гадельгаряевича – 24 фотографии. ВКонтакте

Төркем:Татар сынчылары Төркем:Санкт-Петербург скульпторлары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Репин исемендәге институтны тәмамлаучылар