Россия Ислам килешүе ассоциациясе () яки Бөтенроссия мөфтияте () ― 2010―2016 елларда гамәлдә булган үзәкләштерелгән дини оешма (Диния нәзарәте)В Москве учрежден Всероссийский Муфтият. muftiyat.ru.
Тарих Россия ислам килешүе ассоциациясе (Бөтенроссия мөфтияте) 2010 ел ахырында булдырылган. Бу оешма Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы һәм Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәгеннән соң илнең дүртенче үзәкләштерелгән мөфтияте булыр дип уйланылган. Яңа мөфтиятне оештыруда Бөтендөнья урыс халык соборы бюросы әгъзасы, үзен ислам белгече дип атаучы һәм Россия президенты идарәсенең 2002―2011 еллардагы баш киңәшчесе, 2006―2011 елларда Ислам мәдәниятенә ярдәм итү фонды идарәсе әгъзасы Алексей Алексеевич Гришин. Циклопедия Алексей Алексеевич Гришин башлап йөргән.
2010 елның 8 декабрендә Мәскәүдә узган оештыру конференциясендә Ставрополь, Пермь крайлары, Урал, Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтләре һәм Рязань шәһәренең җирле «Инам» мөселман дини оешмасы җитәкчеләре үзәкләштерелгән дини оешма ― Россия Ислам килешүе ассоциациясе (Бөтенроссия мөфтияте) оештыру турында документка кул куйган.
Россия ислам килешүе ассоциациясе Россиянең традицион (мәгърифәтле) исламы традицияләренә тугърылык һәм гомуми килешү аша мөселманнарның бердәмлегенә ирешүне максат итеп куюын игълан итәМусульмане России создали ассоциацию исламского согласия. smotrim.ru , 8.12.2010.
Ставрополь крае мөфтие хаҗи Мөхәммәт Рәхимов бертавыштан яңа Диния нәзарәтенең Рәисе, мөфти итеп сайланган. Россия ислам килешүе ассоциациясе Идарәсен (башкарма комитетын) Пермь крае мөфтие , Голәмәләр шурасын Фәрит хәзрәт Сәлмән җитәкләгәнПредседателем Совета улемов РАИС стал казанский теолог. ИА REGNUM, 6.04.2011. Конференциядә оешманың уставы, меморандум һәм Мәскәү шәһәрендә мәчетләр төзелеше белән бәйле хәлләр буенча белдерү кабул ителгән.
Дини күзәтчелек оештыруның башлангычында Пермь крае мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе (2013 елга кадәр) мөфти Мөхәммәтгали Хуҗин торган. 2010 елның декабрендә ул Россия Ислам килешүе ассоциациясе (Бөтенроссия мөфтияте) составына кергән, Башкарма комитет җитәкчесе вазифасын биләгәнХузин Мухаммедгали, глава исполкома Всероссийского муфтията, муфтий Пермской области. Интерфакс-Религия.
2012 елның 21 июнендә Бөтенроссия мөфтиятенең идарә җитәкчесе итеп Мордовия Республикасы мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе (2008―2023 елларда) мөфти Фәһим Шәфиев билгеләнәНа посту председателя РАИС муфтия Пермского края сменил муфтий Мордовии. business-class.su, 1.12.2012. Бөтенроссия мөфтиятен оештыруның башлангычында торган Пермь крае мөфтие Мөхәммәтгали Хуҗин һәм аның тарафдарлары оешмадан читләштерелә («М. Хуҗин эшчәнлеге Бөтенроссия мөфтиятендә сәламәт булмаган хәл тудыра һәм оешманың нәтиҗәле эшчәнлегенә комачаулый» дигән нәтиҗә белән)Муфтий Хузин отстранен от руководства Всероссийского муфтията. РИА Новости, 29.02.2020.
2013 елның июлендә Ставрополь крае мөселманнары Диния нәзарәте Бөтенроссия мөфтиятеннән чыга, һәм мөфти Мөхәммәт хаҗи Рәхимов бу оешманың рәисе вазифасыннан китә Выбор Хузина главой Всероссийского муфтията расколол ассоциацию. РИА Новости, 01.03.2020Мухаммад Рахимов не оправдал доверия коллег по РАИС. IslamNews, 4.07.2013.
Екатеринбургта Россия Ислам килешүе ассоциациясенең (РАИС) чираттан тыш съездын үткәрү һәм Бөтенроссия мөфтияте―РАИС башлыгы вазифасына Пермь мөфтие Мөхәммәтгали Хуҗинның сайлануы турында хәбәр ителә. Шул ук вакытта Россия Ислам килешүе ассоциациясе (РАИС) җитәкчелегенең икенче өлеше, җавап итеп, узган съездны легитим түгел дип атый, М. Хуҗинны оешмада җитәкчелекне тартып алуда турыдан-туры гаепли.
2016 елның 14 мартында суд карары буенча Бөтенроссия мөфтияте бетерелгәнЦРО Российская ассоциация исламского согласия (Всероссийский муфтият). audit-it.ru.
Бәя
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Мөселманнарның Диния нәзарәтләре Төркем:Россиядә ислам Төркем:2010 елда нигезләнгән оешмалар