Новотатарские — 1970 елларда Яңа Бистәдә барлыкка килгән оештырылган җинаятьчел төркем.https://www.business-gazeta.ru/article/613406

Биләлмәләре булып Яңа Бистә гына түгел, Поповка, Кукушкин, Победилов бистәләре, Кәрим Тинчурин урамы һәм нефтебаза тирәсендә торак массивлары саналган. Төп дошманнары арасында «Тяп-Ляп», «Тукаевские», «Һади Такташ» ОҖТлары, союздашлары арасында «Борисковские», «Перваки», «Газовая-Халева» ОҖТлары була.

Төркемнең беренче җитәкчесе Ринат Хәбибуллин («Манты») була; Хәбибуллин кеше үтерүдә гаепләнеп төрмә җәзасына хөкем ителгәннән соң, җитәкчелек Даниял Насрыев («Бандит») кулына күчә.https://www.youtube.com/watch?v=mrZ0kUHRSzE 1988 дә Илдус Сибгатуллинның («Сипок») төрмәдән чыгуыннан соң ОҖТ эчендә каршылык башлана, ул «өлкәннәр» (җитәкчесе «Бандит») һәм «яшьләр» (җитәкчесе «Сипок») төркемчәләренә бүленә. Каршылык 1991 тә «Бандит»ның үтерүе бәлән тәмамлана.

1990-еллар башында ОҖТ кулы астында елга порты, Үзәк автовокзал, «Мелита» берләшмәсе һәм башка оешмалар булган.https://kazanfirst.ru/articles/209683

1990-еллар башында башланган Сибгатуллин «Жилка»—«Севастопольские» сугышында «Жилка» ягын сайлап, шул сугышның тәүге корбанның берсе була – 1992 дә яшәгән йорты (Камил Якуп ур., 11) янында үтерелә. Шуннан соң ОҖТ җитәкчесе булып Сибгатуллиннең сыйныфташы Илдар Җәббаров («Заппар») киткән – ул да 1993 тә яшәгән йорты (Мехчылар ур., 1) янында үтерелә. 1990-еллар уртасында ОҖТ эчендәге бригадалар бер-берсенә каршы сугыш башлый, ОҖТ җитәчеләре дә бер бер артлы алмашына: Олег Романов (1993-95, «Ромашка», 1995 тә Магистраль ур., 22 йорты янында үтерелә), Рафаил Биләлов («Рафка Белый», 199?-97, үз үлеме белән үлә), «Пиратёнок» кушаматлы кеше (1996-98, үз теләге белән китә), Фәрит Мөстәкыймов («Мустаким», 1998-99, үз теләге белән китә), Әлбирт Сәйфетдинов («Сайфутдин», 1999 дә Зайцев урамында үтерелә), Альберт Сушенцев («Холик», 2000, законлы карак булып игълан ителә).

2000-2010 елларда ОҖТ әгъзалары төрле төрмә срокларына хөкем ителә.https://www.business-gazeta.ru/article/436436https://www.business-gazeta.ru/article/143723

Искәрмәләр

Төркем:Татарстан җинаятьчел төркемнәре