Владислав Уткин, Владислав Геннадий улы Уткин (1991 елның 3 октябре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Түбән Кама районы, Олы Аты) ― 2014 елдан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең бию төркеме солисты, хореограф, халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары һәм фестивальләрендә җиңүче һәм лауреат. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2026).

Тәрҗемәи хәле 1991 елның 3 октябрендә От всего сердца поздравляем сегодня с 30-летием. Государственный ансамбль песни и танца РТ Татарстан АССРның Түбән Кама районы Олы Аты авылында туган. Мәптәптә укыган вакытта ук «Яшьлек» халык бию коллективында чыгыш ясый (җитәкчесе профессиональ балетмейстер Ирек Зиннәтулла улы Наскаев). Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хореография бүлеген тәмамлаган (2014). Остазлары: бүлек деканы Владимир Горшков, кафедра мөдире Таһир Латыйфуллин, чечетка укытучысы Сергей Сентябов. Укыганда ук «Сәйдәш» бию коллективына йөри (җитәкче Таһир Мәгъсүм улы Латыйфуллин). Университетны тәмамлагач, тормыш иптәше белән бергә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә чакыру алган. 2015 елда армиядә хәрби хезмәт үтеп кайткан. Барлык биюләрдә дә ул ― солист, нинди биюгә билгеләнсә дә, югары дәрәҗәдә башкарып чыга. «Дәрман» бию төркемендә балетмейстер булып эшләп ала. Валерий Кузнецов репертуарыннан Фәйзи Гаскәров куйган «Җизнәкәй» биюен үзенчә башкарып, кирәкле образны табуга ирешә. Сара Садыйкованың «Казан кичләре»н балетмейстер буларак яңача, заманча сәхнәләштерә. РФ атказанган, ТР халык артисты балетмейстер Раилә Гарипова куйган «Кызлар аулак өе» композициясендә гармунчы кызны (Гөлчирә) ышандырырлык итеп башкара Кызлар аулак өе. «Кияү» биюенә, һәр башкарган саен яңа төсмерләр кертә. Хореограф буларак, Казан мэриясе ярдәмендә оештырылган «Хәрәкәттә бәрәкәт» проектында катнаша Подводили итоги 2022 года. Представлял проект "Хәрәкәттә бәрәкәт", «Ярмәк вагы» биюе буенча осталык дәресе үткәрә, шәһәр парк һәм скверларында бии, Казан шәһәре мәктәпләрендә балаларга татар биюен өйрәтә. Шаян ТВ, «Манзара» телетапшыруларының, «Туганайлар» газетасының һәм Тәртип радиосының (Калеб) даими кунагы.

Фәнни эшләр өлкәсендә V Бөтенроссия «Балет һәм хореография үсешенең актуаль мәсьәләләре» фәнни-практик конференциясендә (Мәскәү) катнаша, II Бөтендөнья фәнни-практик конференциясендә «Теория һәм практика актуаль мәсьәләләрен фәнни күзлектән карау» дипломы белән бүләкләнә. Басылып чыккан хезмәтләре, «Бию процессын язу мәсьәләләре», «Бию рәсемнәренең электрон язмасы» кебек авторлык проектлары бар (Айгөл Уткина белән берлектә).

Фикерләр

Уңышлары

2019 – М. Эсамбаев исемендәге халыкара фестивальдә (Грозный) «Аерым бию» номинациясендә I дәрәҗә лауреат («Җизнәкәй» биюе белән) 2021 – Балет һәм хореография артистларының Бөтенроссия конкурсында (Ярославль) «Халыкчан сәхнә биюе» төрендә III дәрәҗә лауреат (Саида Миннебаева белән) һ. б. Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2026 — Татарстан Республикасының атказанган артисты — хореография сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен Указ Раиса РТ № 799 от 30.09.2026 Гаиләсе Хатыны АйгөлАйгулечка Уткина ВКонтакте, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең бию төркеме солисты, 2016 елда өйләнешкәннәр, ике бала ― уллары Мирон (2018), Романы (2022) үстерәләр.

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Филүсә Арслан. Бии-бии менәр үрләргә.. «Мәдәни Җомга», 6.10.2023, № 39, 12-13нче бит.

Сылтамалар Уткин Владислав. Артисты Балета Владислав Уткин — Искренний танцор! Творческая Среда #06. YouTube, 18:34

Төркем:Татар биючеләре Төркем:Хореографлар Төркем:Шәхесләр:Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Керәшен татарлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары