Ислам Вәлиев (Malsi Music), Ислам Рөстәм улы Вәлиев (1990 елның 9 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― Malsi Music проекты аша танылу алган музыкант, композитор, битмейкер, DJ, саунд-дизайнер. Шулай ук Yummy Music лейблы белән эшли. «MOÑ» театраль мәйданчыгының берничә спектакленең музыка авторы.
Тәрҗемәи хәле 1990 елның 9 ноябрендә Казанда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты баянчы Рөстәм Вәлиев (1961―2014) гаиләсендә туган. Әтисе ягыннан Шәрифулла бабасы чыгышы белән Самара шәһәреннән, техника яраткан. Гаиләдә сеңлесе бар.
Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында «Дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге алган (2014).
Иҗаты Өйдә музыка мохите булган гаиләдә үскәнгә, әтисе виртуоз гармунчы Рөстәм Вәлиев үрнәгендә иҗат юлын сайлаган. КФУда икътисад факультетында укыса да, иҗади эшчәнлек белән кызыксына: мәҗлесләр алып бара, сценарийлар яза, кичләрен музыка иҗат итә. Республика КВН хәрәкәтенең актив катнашучысы буларак, 5 ел КВНда уйный, Студентлар лигасы чемпионы исеменә лаек була Байбулат Батулла. Tataram.ru.
Байбулат Батулла белән бергә татар телендә «Фәрһәт һәм Фәрһәд» исемле юмористик интернет-шоу оештыра, ул бик популяр була, аның һәр сериясе үз вакытында 100 меңнән артык карау җыйганФэрхэт хэм Фэрхэд Вконтакте.
2020 елдан соң (пандемиядән соң) нигездә музыка (электрон музыка) белән шөгыльләнә. Үзенең Malsi Music проекты бар Malsi Music. Шулай ук 2012 елдан Yummy Music лейблыYummy Music ВКонтакте белән дә эшли Yummy Music иҗат берләшмәсе туган көненә Милли китапханәгә чакыра. БТК, 09.03.2021, анда артистлар өчен музыка яза. Yummy Music лейблы кысаларында Илгиз Шәйхразиев Ильгиз Шайхразиев ВКонтакте, Зәринә ВилдановаZARINA. Сольный концерт белән эшли.
белән дә шөгыльләнә (Саунд-дизайн () ― тавыш эффектларын ясау, эзләү, кушу процессы, видеороликларга музыка гына түгел, тавышлар да өстәү).
«MOÑ» театраль мәйданчыгының берничә спектакленә («Ак бүре»Ак бүре / Белый волк, «Әңгәмә» Әңгәмә / Диалог. Спектакль-инсталляция, «147»147. «MOÑ» һ .б.) музыка язган. Нурбәк Батулла белән күп проектлар эшли: театраль лаборатория, перформанслар, треклар яздыра.
2023 елның сентябрендә продюсер буларак, биюче Нурбәк Батулла һәм шагыйрә Йолдыз Миңнуллина белән Буа районының Яңа Чәчкап һәм Кыр-Тәүгелде авылы балалары белән җиңелчә җәйге брейкбит яздырган Malsi Musicтан өр-яңа клип! «Идел» журналы, 16.09.2023Энҗе Габдуллина. Yummy Musicның Буа районы балалары белән яздырган «Чисто Чиста» җыры һәм клибы чыкты. Татар-информ, 15.09.2023.
Режиссер Байбулат Батулланың 2023 елның 14 сентябрендә киң прокатка чыккан тулы метражлы «Ядәч! Истә!» () фильмына 3 трек ясаганФильм «Бери да Помни».
Музыкант Ислам Вәлиев танылган татар җырларына хип-хоп стилендә ремикслар ясап YouTube каналына куеп бара Malsi Music. YouTube. Трекларга Россия генә түгел, Көнбатыш тыңлаучысының да игътибары зур. КВН, «Сәләт», видеоблоглар аша танылган егет үз иҗаты белән шөгыльләнә һәм аны киң җәелдерергә тели. Музыкант битлар язу һәм үз трекларын чыгару белән беррәттән танылган татар көйләренә дә үзенчәлекле ремикслар ясыйИслам Вәлиев татар музыкасын ремикс аша таныта. samtatnews.ru, 5.12.2016.
26 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концертында махсус кунак буларак катнашып килә26 апрелендә Казанда гала-концерт һәм «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе нәтиҗәләрен игълан итү чарасы уза. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәсми сайты, 21.04.2022.
Уңышлары 2025 ― җырчы Zarina (Зарина Вильданова) белән уртак «KORAB» клибы Лондондагы London Music Video Awards музыкаль видео фестиваленең җиңүчесе булганТоп татар - 2025: самые влиятельные и популярные в татарском мире. Миллиард Татар, 29.12.2025. Җыр нигезендә ― татар шагыйре Дәрдемәнд шигырьләре. Клип Альцгеймер авыруы белән интегүче өлкән яшьтәге ир-ат тарихын сөйли. Төп рольләрне Раушан Шәриф, Ирина Бурич, Варвара Черняк һәм Айнур Низаметдинов башкарган. Проект өстендә Tasma студиясе, Yummy Music лейблы һәм режиссер Әнвәр Оразов эшләгәнКлип на песню Korab исполнителей Zarina и Malsi Music стал победителем London Music Video Awards. inde.io, 4.07.2025.
Шәхси тормышы
Өйләнгән. Хатыны Лилия Ринат кызы, Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә арт-директор Валеева Лилия Ринатовна, арт-директор. Дирекция парков и скверов. Бер мәктәптә укыганнар. Кызлары Милли (2018).
Сәяхәт итәргә ярата: 2023 елга 16 илдә булган.
Моны да карагыз Рөстәм Вәлиев Байбулат Батулла Илгиз Шәйхразыев
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкалә Рәфидә Галимҗанова. Ислам Вәлиев: «Музыка – минем тормышым». «Идел», 2023 ел, № 9 , 10-13нче бит.
Сылтамалар
Интернет челтәрендә күпләргә Malsi Music буларак таныш Ислам Вәлиевка 25 сорау! YouTube, видео, 4:12 Malsi Music. YouTube Фэрхэт хэм Фэрхэд Большой разговор с музыкантом, ведущим и исполнителем Malsi Music - Исламом Валеевым. Dast Podcast #17, аудио, 01:19:00. 16+ (әңгәмәдә сүгенү сүзләре очрый) Отец и сын, Ислам (битбокс) и Рустем (баян) Валеевы. (видео, 2:48) Новые видео на канале Malsi Music
Моны да карагыз
Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Татар музыкантлары Төркем:Татарстан музыкантлары Төркем:Дизайнерлар Төркем:Диджейлар Төркем:Хип-хоп музыкантлары