Иске Минзәләбаш мәчете () ― Татарстанның Сарман районы административ үзәге Иске Минзәләбаш авылындаИске Минзәләбаш авыл җирлеге. Җирлек турында 1999 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.

Тарих

Иске Минзәләбаш (1878 елга кадәр Бикбулат карьясеИстория села Старый Мензелябаш. Татары без границ) авылы 1610―1620 елларда нигезләнгән. Беренче бөтендөнья сугышына кадәр 350 хуҗалыктан торган, 2 мең кеше яшәгән авылда 3 мәчет, мөәзиннәр белән бергә 9 мулла булган Иске Минзәләбаш (Старый Мензелябаш). Институт Татарской Энциклопедии.

Беренче җәмигъ мәчетендә имамнар: 1878 елдан ― Сәләхетдин Сабит улы, имам-хатыйп һәм мөгаллим. 1886 елдан ― Хафазетдин Сәгъдетдин улы Искәндәров (1857―1941), имам-хатыйп һәм мөгаллим. 1887 елдан азанчы ― Габделхәлим Габделвәли улы (1855 елгы). 1901 елдан ― Мөхәммәтсабир Габдрахман улы, имам.

Икенче җәмигъ мәчете дин әһелләре: 1869 елдан азанчы ― Шаһиәхмәт Габделнасыйр улы Искәндәров (1820―1903). 1891 елдан ― Мөхәммәтшакир Әхмәткәрим улы Мостафин (Туйкин, 1867―1914), имам һәм мөгаллим. 1904 елдан азанчы ― Минһаҗетдин Сәгъдетдин улы. 1907 елдан ― Бикмөхәммәт Гарифулла улы Әбләев, хатыйп. 1907 елдан азанчы ― Әхмәтхафиз Биккә улы. 1908 елдан ― Мөхәммәткамил Габдерәхим улы Вахитов (Камил Вахитов, 1883―1938), хатыйп.

Минзәләбаш авылының өченче җәмигъ мәчетен төзергә 1896 елның 24 декабрендә рөхсәт алынган. Дин әһелләре: 1903 елдан азанчы ― Габдулла Әхмәди улы (1849 елгы). 1910 елдан ― Габделгазый Сәгъдетдин улы (?―1910), имам. 1912 елдан ― Тасгыйбулла Габдулла улы, имамД. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 29, 97нче бит..

1914―1915 елларда сәүдәгәр Мортаза Мусин акчасына төрле зурлыктагы известьташ блоклардан бер катлы мәчет салынган.

Мәдрәсәләр Иске Минзәләбаш өч мәхәлләдән торган. Һәр мәхәлләнең үзенең мәдрәсәсе булган. Анда күпчелек крестьян балалары укыган. Авылның таза тормышлы кешеләре, сәүдәгәрләр, шулай ук муллалар үз балаларын XX гасыр башында Уфа губернасындагы мәдрәсәләрнең иң күренеклеләре рәтенә кергәнФ. Г. Гарипова. Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары. ― Казан: «Мәгариф», 2005, – 247 б. Бәйрәкә, Иж-Бубый мәдрәсәләренә җибәреп укыткан, аларның күбесе, укып бетергәч, үзләре мулла булган.

XIX гасырда авылда малайлар өчен агачтан салынган ике, таштан төзелгән бер мәдрәсә эшләп килгән. Беренчесендә Шәрип Фәезов мөгаллим булган. Икенчесен 1894 елда Шәрәфетдин Ишегулов салдырган, анда шәкертләр якын-тирәдәге Дүсем, Ләшәү-Тамак (хәзерге Сарман районы авыллары), Сөләй, Урсалабаш (хәзерге Әлмәт районы авыллары), Илбәк, Мәсәгут (хәзерге Азнакай районы) авылларыннан да килеп укыган, мөгаллимнәр булып Сәләхетдин Сабитов (Сөләйдән), Хөсәен Әхмәтҗанов (Иске Минзәләбашныкы) эшләгән. 1897 елда Насыйбулла Мусин таштан малайлар өчен мәдрәсә салдырган.

Аръяк мәдрәсәсендә Туйкиннар нәселеннән Шакир Туйкин укыткан. Мәдрәсәләр әүвәл кадими мәдрәсәләр булган, XX гасыр башында мәдрәсәләргә «ысулы җәдит» кертелгән, язу тану «Сәвәдхан» дигән әлифбадан башланган. Арифметикадан дүрт төрле гамәлне үзләштергәннәр. Мәдрәсәләрдә укулар кар яугач башланып, язгы ташу чорында тәмамланган. Малайлар мәдрәсәләрдә кунып яшәгән. Авыл кызлары муллаларның өендә остабикәләрдән укыганСандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 170-72нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1.

Ризаэддин Фәхреддин «Асар» китабының I томында Минзәләбаш авылында җәмигъ мәчетендә имамлык иткән Вәлид бине Сәгыйдь бине Фулад бине Әмин (Вәлид ахун, 1806 елның 31 маенда вафат) турында, «Асар» китабының II томында Минзәләбаш авылында имам, мөдәррис һәм ахун булган Габделвахид бине Габделмәннан бине Аблай (1843 елның 14 ноябрендә вафат) турында язып калдырган. Габделвахид ахунның фарсы телен камил белүе, кыш көне шәкертләренең 500 булуы хәбәр ителәРизаэддин Фәхреддин. Асар. II том. № 224, 9-10нчы бит..

1928 елда авылдагы Хафазетдин мулла мәчете (Беренче җәмигъ мәчете) бинасын авыл халкы исеменнән клуб (уку йорты) итеп үзгәртергә карар чыгарыла. Авыл халкының җыелыш карарын Татарстан АССРның Үзәк Башкарма комитеты раслый һәм клуб ачылган дип санала.

1939 елда Татарстан АССР Югары Советы президиумының указы нигезендә өченче җәмигъ мәчетен ябып, мәктәп итеп файдалану өчен район башкарма комитеты карамагына тапшыралар.

Иске Минзәләбашның соңгы (1914―1915 елларда) төзелгән мәчете 1989 елда СССР Мәдәният министрлыгы тарафыннан республикакүләм сакланучы һәйкәлләр исемлегенә кертелгән булган. Әмма авыл халкы иске таш мәчетне нигезенә кадәр сүтеп, аның янәшәсенә 1999 елда яңа мәчет салып куя. Иске таш мәчет урыны кызыл кирпеч белән әйләндереп алынган.

Яңа бина 1999 елда ачылган яңа мәчеткә «Ихлас» исеме бирелгән. Ике катлы таш бина газ белән җылытыла, бинага су кертелгән, тәһарәтханәсе бина эчендә. Гыйбадәт залы ~200 кеше сыйдыра. Манарасы бина янәшәсендә. Имамнар: 1999–2005 елларда ― Җәүдәт хәзрәт Рәхимов 2012 елдан ― Илдар хәзрәт Әшрәфуллин.

Моны да карагыз Яңа Минзәләбаш мәчете Иске Минзәләбаш тарихы

Искәрмәләр

Әдәбият

Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 170-172нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 29, 97нче бит.

Сылтамалар Иске Минзәләбаш (Старый Мензелябаш). Институт Татарской Энциклопедии

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:1999 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Сарман районы мәчетләре.