Байбулат Батулла, Байбулат Роберт улы Батуллин (1993 елның 16 марты, РФ, ТР, Казан) ― кинорежиссер, актер, сценарий авторы, продюсер, оператор, стендап-комик. Кыска метражлы фильмнар һәм берничә сериал авторы буларак билгеле. Беренче тулы метрлы фильмы ― «Ядәч! Истә!» () комедиясе (2023).Рустем Шакиров, Регина Яфарова. «И тут Роза Хайруллина говорит: «А драматург Батулла жив?» Татар-информ, 29.07.2023 Фильм Байбулата Батуллина «Бери да помни» вошел в конкурсную программу фестиваля «Короче». Татар-информ, 26.07.2023 Дамир Сираҗиев исемендәге премия (2024) лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

1993 елның 16 мартында Байбулат Батулла ВКонтакте Казанда язучы Роберт Мөхлисулла улы Батуллин (Рабит Батулла) гаиләсендә туган. Әнисе Рузия. Бертуган абыйсы Нурбәк (1988, биюче, хореограф, балетмейстер); ата бер, ана икенче туганнары: абыйсы Илдар Ерак Көнчыгышта, апасы Ирина Казанда яши.Камилә Закирова. Байбулат Батулла: «Безнең әти бик миһербанлы». «Татарстан яшьләре», № 39, 26.03.2013 1995 елга кадәр гаиләсе белән Казанның Зорге урамында, аннары Кварталда (Яңа Савин районы) яшәгән. Казан хореография училищесында «ансамбль балет артисты» булырга өйрәнә (2012 елда Казан хореография училищесының халык-сәхнә биюе факультетын тәмамлаган)Казанский режиссер Байбулат Батулла попал в лонг-лист премии «Золотой орел». Инде, 14.11.2017, ләкин һәрвакыт кино төшерү турында хыяллана. Моның өчен Мәскәү кино мәктәбенәРежиссура. moscowfilmschool.ru режиссерлык курсына укырга керә. 2016 елда Мәскәү кино мәктәбенең «Режиссура» программасын тәмамлаган.Байбулат Батуллин – Режиссер. moscowfilmschool.ru Киномәктәптә төшерелгән документаль курс эше (2015) ― «Нуль ярым» (, 38:04) ― режиссер коллегасы турында, ул «Наудачу, Бальтазар» шедеврының ремейкын төшерергә уйлый, ләкин төшерми.Антон Сазонов. Кино на «Снобе»: документальная комедия о кризисе, кино и самовыражении «Ноль с половиной». snob.ru, 16.10.2015

2010-елларда җәйге «Сәләт» аланнарында (шул исәптән, Австралиядә) әйдаман булып эшли.

Белеме буенча актер Байбулат республика КВН хәрәкәтенең актив катнашучысы, КВН миниатюраларындагы юмористик образлары белән таныла. Байбулат Батулла. Tataram.ru

Ислам Вәлиев белән бергә татар телендә «Фәрһәт һәм Фәрһәд» исемле юмористик интернет-шоу оештыра, ул бик популяр була, аның һәр сериясе үз вакытында 100 меңнән артык карау җыйган.Фэрхэт хэм Фэрхэд Вконтакте

Актерлык эше 2007 ― малай ― Дилемма (режиссёр Рамил Төхвәтуллин, мелодрама)Дилемма (2007). Кинопоиск 2007 ― малай (баш рольләрнең берсе) ― Зәңгәр күбәләк (, режиссеры Фәрит Дәүләтшин, балалар маҗаралы фильмы)Любовь Порываева. «Синие бабочки» - привет из детства. «Казанские ведомости», 26.11.2013Мотылек «Зангар» (фильм, 2007) 2010 ― Денис (баш рольләрнең берсе) ― Зөбәрҗәт лотос сере , режиссеры Фәрит Дәүләтшин, продюсер Владимир Мун; балалар өчен маҗаралы фильм) Тайна изумрудного лотоса, 2010. Кинопоиск 2013 ― Рөстәм ― (, режиссёр Дмитрий Коробкин) 2015–2017 ― ? ― Таш джунглилар кануны (, драма) Закон каменных джунглей (2015 – 2017). kinorium.com 2017 ― Камил, сукыр малай ― Бичаракай (, сценарий авторы Рабит Батулла, режиссеры Фәрит Дәүләтшин, продюсер Миләүшә Айтуганова; мелодрама 3 сериядә) 1 серия «Бичаракай» (Сиротинушка) [татарский сериал]. YouTube, 40:14 2020 ― печенег ― Искитмәле Яңа ел! ()Чумовой Новый год! (фильм, 2020). kinorium.com 2020 ― печенег ― ЧумаЧума! (сериал, 2020 – ...). kinorium.com

Режиссер эше

2015 ― Нуль ярым ()Ноль с половиной (фильм, 2015). kinorium.com 2016 ― Яртылар (, романтик комедия, кыска метражлы фильм, картина Россия һәм халыкара фестивальләрдә катнашкан, 28 нче «Кинотавр»да махсус бүләкләр алган).Радиф Кашапов. «А она думала сова»: Байбулат Батуллин снимает кино про бабушку из мема. «Реальное время», 31.01.2022 2016 ― Кыскарту ()Сокращение (фильм, 2016). kinorium.com 2018 ― Зур уен (, сериал, комедия), СТС телеканалында Байбулат Батулланың дебют сериал проекты.Большая игра (сериал, 2018). kinorium.com 2019 ― Мәхәббәт өчпочмагы (; өч новелла)Любовный треугольник (фильм, 2019). kinorium.com 2020 ― Көтел(мә)гән вакыйгалар (; биш киноновеллдан торган киноальманах) (Не)случайные истории (фильм, 2020). kinorium.com 2020 ― Чума (сериал) 2020 ― Күзенә күренгән (; кыска метражлы фильм)Показалось (фильм, 2020). kinorium.com 2021 ― Тездән (, Саша Абдуллаев белән бергә; сериал)По колено (сериал, 2021). kinorium.com 2023 ― Ядәч! Истә! (, тулы метражлы фильм) Бери да помни, 2023, Россия. КинопоискРузилә Мөхәммәтова. Казан бомжын актриса иткән Байбулат Батулла: «Әтине яшәртәсе килгәнгә кино төшердем». Интертат, 16.08.2023 2023 ― Күрше (, сериал; эшләнә)Соседка (сериал). kinorium.com

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2016 ― XXVIII махсус бүләк — «Половинки» кыска метражлы фильмы өчен 2017 ― «Короче» фестивале лауреаты ― «Половинки» кыска метражлы фильмы белән ― иң яхшы сценарий өчен 2023 ― IX «Короче» фестивале җиңүчесе (Калининград) ― «Ядәч! Истә!» (Бери да помни) фильмы белән ― тулы метражлы дебют фильмнар программасында баш призСусанна Альперина. Фильмы "Мне надо вам что-то сказать" и "Бери да помни" получили главные призы XI фестиваля "Короче" Российская газета, 21.08.2023. 2024 ― Дамир Сираҗиев премиясе Министерство культуры Республики Татарстан Моны да карагыз Рабит Батулла Нурбәк Батулла Илшат Рәхимбай Искәрмәләр

Сылтамалар Байбулат Батуллин. Кинопоиск.ру Байбулат Батуллин. kinorium.com Байбулат Батуллин (Байбулат Батулла). Кино-Театр.Ру

Төркем:Татар режиссёрлары Төркем:Казан хореография училищесын тәмамлаучылар Төркем:Россия сценаристлары Төркем:Россия кинорежиссерлары Төркем:Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары