Петровский Завод мәчете, рәсми исеме Иман мәчете () ― Татарстанның Сарман районы административ үзәге Петровский Завод авылында Петровско-Заводское сельское поселение. О поселении 2009 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.

Тарих 1680 елдан Басуплы Илга починогы, XVIII гасыр чыганакларында Бисеп буларак билгеле авылның күпчелек халкы керәшен татарлары булган (ясаклы татарлар). Керәшеннәр 1807 елда Бөгелмә өязе Абрамовка авылына күчерелә (хәзерге Әлмәт районы Васильевка авылы), алардан калган җирләрдә алпавыт П. М. Языковның Сембер губернасыннан күчерелгән рус крестьяннарының шәхси хуҗалыклары барлыкка килә, торак пункт Петровка дип атала башлый. Руслар Ләке авылы чиркәвенә, аннары Языково авылы чиркәвенә йөргән. 1906 елга кадәр авылда якшәмбе чиркәү мәктәбе эшләгән. Халык игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән, 1891 елдан авылда төзелгән һәм «И. Г. Стахеев и сыновья» сәүдә йортына караган шәраб заводында (Петровка спиртзаводы) Петровский спиртзавод эшләгәннәр. Шуңа бәйле авылның исеме Петровский Завод дип аталган. История села Петровский Завод. Татары без границ

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Җәзекәү (Языково) волостена кергән. 1920 елдан Татарстан АССРның Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоннары составында. 1930 елның 10 августыннан Сарман районында. Патровский Завод. Институт Татарской Энциклопедии

Җәзекәү (Языково) волостена 17 авыл, 9 хутор кергән булган. Югары Чыршылы, Шыгай, Яңа Усай, Иске Дөреш, Таулы Дөреш (икесе дә Тукай районында), Юлтимер, Янурыс авылларында мәчетләр булуы билгеле.Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 94нче бит.

2002 ел халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, авылда яшәгән 1 081 кешенең 82 % ы татарлар. БД Этно-языковой состав населённых пунктов России: Республика Татарстан, Сармановский район, Петровско-Заводской сельсовет

Бина 2009 елда мәчет өчен җайлаштырылган бер катлы бинада мәчет ачылган. Аңа «Иман» исеме бирелгән. Бина электр белән җылытыла, су кертелгән. Гыйбадәт залы ~70-80 кеше сыйдыра, кухнясы бар. Җыйнак кына манарасы бинага керү юлы өстендә. Имам-хатыйб: 2009 елдан – Мисбах улы Рафис хәзрәт Салихов.

Искәрмәләр

Әдәбият

Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 58-59нчы бит. ISBN 978-5-6044058-7-1 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 94нче бит.

Сылтамалар Петровский Завод. Институт Татарской Энциклопедии

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2009 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Сарман районы мәчетләре