Һаннибал Лектер () — Томас Һаррис тарафыннан барлыкка китерелгән персонаж. «Кызыл аждаһа», «Бәрәннәрнең тынлыгы», «Һаннибал» һәм «Һаннибал: Күтәрелү» романнарында күренә. Беренче тапкыр «Кызыл аждаһа» романында суд психиатры, серияле үтерүче һәм каннибал буларак күренә. Ул психопат сыйфатларын күрсәтә, искиткеч интеллектка ия. Интеллект аңа медицина даирәләрендә атаклылык китерә, ә каннибализм гади кешеләр арасында.

Тәнкыйть һәм бәяләмәләр

Британиянең «Empire» басмасы версиясе буенча Һаннибал Лектер Хопкинс башкаруында йөз иң бөек кино геройлары рейтингында егерме беренче урынны били. «IGN» сайты Һаннибал Лектерны «25 иң яхшы куркыныч фильмнардагы явызлар» исемлегендә 6-нчы урынга куя.

2016 елда «Rolling Stone» журналы «Һаннибал» сериалыннан Лектерны «Бөтен заманның 40 иң бөек телевизион явызлары» исемлегендә 18-нче урынга куя.

Искәрмәләр