«Эльфлар җыры» (; ) — Линн Окамото язган футуристик сэйнэн-манга. Манганың сюжеты психокинетик сәләтләргә ия булган мутант-диклониуслар расасы турында сөйли. Исеме алман шагыйре Эдуард Мёрикеның Elfenlied алман җырына сылтама булып тора. Манга 2002 елда башланган һәм 2005 елда тәмамланган. Башта ул Young Jump журналында басылган, ә соңрак Shueisha нәшриятында басылган 12 томда чыккан. Әсәр социаль читләшү, кемлек, алдан ук тискәре карашлар, үч алу, көч куллану, көнчелек, тәүбә итү һәм кеше тормышының мәгънәсе темаларына кагыла.
Манга мотивлары буенча аниме-сериал төшерелгән. Япониядә ул беренче тапкыр 2004 елда AT-X телеканалында күрсәтелгән һәм киләсе елда кабат трансляцияләнгән. Сериал 13 сериядән һәм бер махсус чыгарылыштан тора. Аның вакыйгалары аниме-сериалның 10-нчы һәм 11-нче серияләре арасында якынча бара. Шуңа күрә аны 10,5-нче серия дип атыйлар. Бу махсус чыгарылышта, сериал һәм мангадан аермалы буларак, ачык итеп күрсәтелгән кансызлык күренешләре юк. Моннан тыш, ул гадирәк график манерада башкарылган.
Искәрмәләр
Төркем:Мангалар Төркем:Японча телесериаллар Төркем:Әлифба буенча телесериаллар Төркем:Аниме