«М8Л8ТХ» — Россиядән NSBM стилендә уйнаучы музыкаль төркем. Төркем үзе үзенең жанрын Militant Black Metal дип атый. Тверьда Алексей Лёвкин һәм Михаил тарафыннан 2002—2003 елның кышында нигезләнгән. Җырларның тематикасы: национал-социализм, мәҗүсилек, шулай ук антихристианлык. Россиянең күпчелек ультрауң оешмаларына зур йогынты яскан. Шулай ук МОЛОТХ, M8L8TH һәм MOLOTH исемнең язылышлары дә популяр.
Төркемнең исеме «Һитлернең чүкече» дип аңлатыла. Исемдәге «О» хәрефен 8 саны белән алыштыру «88» неонацист лозунгына сылтама ясыйСова-центр. В Твери арестован вокалист группы «МолотХ», 2006.. Haaretz һәм Bellingcat мәгълүматларына караганда, төркем әгъзалары сәяси эшчәнлектә актив катнашалар һәм неонацизм һәм фашизм идеяләрен пропагандалыйларBellingcat. «Жесткая» группировка российских неонацистов обосновалась в Украине, 2019.Haaretz. Most neo-Nazi Music Festivals Are Closely Guarded Secrets — Not This One in Ukraine, 2019..
Легаль статус Россия Федерациясе территориясендә «Слёзы осени» җыры экстремистик материаллар федераль исемлегенә кертелгән. «Знамена ввысь» җыры чынлыкта Россиядә тыелган «Хорст Вессель» нацист гимнының рус телле кавер-версиясе булып тора. Алексей Лёвкин Мәскәү шәһәренең Лефортово район судының «экстремистик берләшмәдә катнашу турында» эше буенча карары белән читтән торып кулга алына«Медиазона». Суд в Москве заочно арестовал вокалиста неонацистской блэк-метал группы М8Л8ТХ, 2018.. Ул Украинада сәяси сыену алган.
Искәрмәләр