Ренат Гыйззәтуллин, Ренат Мәүләви улы Гыйззәтуллин (1976 елның 14 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) ― хуҗалык эшлеклесе, телерадиожурналист, бизнесмен, «Татмедиа» ААҖ филиалы ― «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясе җитәкчесе ― баш мөхәррир-директор (2020 елның 1 августыннан).Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге (2018 елдан) һәм Журналистлар берлегенең президиум әгъзасы. Гиззатуллин Ренат Мавлявиевич / Руководство организации. Союз журналистов Республики Татарстан

Тормыш юлы 1976 елның 14 февралендә Татарстан АССР Яр Чаллы шәһәрендә туган.Гиззатуллин Ренат Мавлявиевич. Реальное время Әтисе Мәүләви Миңнулла улы чыгышы белән Мамадыш районы Арташ авылыннан, читтән торып КАИда укыган, "КАМАЗ"ның агрегат заводында көйләүче булып эшләгән. Әнисе Флера (Вафина) чыгышы белән Әлки районы Бибай Чаллысы авылыннан, Казанда повар һөнәренә укыган, Чаллы мәктәпләре ашханәләрендә ашчы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Ренатның бертуганнары — Гөлнара (Гөлнараның мәрхүм ире Равил, балалары Камил, Диләрә), Айрат (Айратның хатыны Алия, кызы Айсылу).Лия Мардегаллямова. Ренат Гиззатуллин: «Бибаево-Челны дороги моему сердцу». Алькеевские вести, 20.11.2022Гафиулла Газиз. Кадерләр хезмәттән киләдер. «Мәйдан», 2016, октябрь

Яр Чаллы (1982―1988 елларда Брежнев) шәһәренең 23 нче мәктәбенең математика классын (1993), «математик анализ» белгечлеге буенча Яр Чаллы дәүләт педагогика институтының (2015 елдан университет) математика һәм информатика факультетын (1998; 322 нче группада укыган), Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультетын (2004, читтән торып) тәмамлаган. 1994 елда педагогика институтында укыганда «Эфир» телекомпаниясенә реклама буенча менеджер булып эшкә урнаша. Ике ел Яр Чаллы мәктәпләрендә алгебра, геометрия һәм информатика укытучысы булып эшләгән. Төгәл дисциплиналарга, IT-технологияләргә мәхәббәт «Чаллы» телекомпаниясенә алып килә. Радиога (телерадиокомпаниянең «Күңел радиосы» бүлекчәсе) тавыш операторы итеп эшкә алганнар. Әлеге өлкәдә карьера үсешенең барлык баскычларын үтә: видеоинженер да, монтажлаучы да, тавыш инженеры да, эфирга чыгару өчен җаваплы да була. Соңрак реклама бүлегенә җитәкче урынбасары итеп күчерәләр, 2008 елдан — реклама бүлеге җитәкчесе.

Р. Гыйззәтуллин «Медиа РТ» ҖЧҖ реклама агентлыгына ия, шулай ук ул шәхси эшмәкәр (ИП) буларак теркәлгән булган. 2018 елда 16 нчы округ буенча Яр Чаллы шәһәр советына өстәмә сайлауларга үз-үзен тәкъдим итүче буларак гариза бирә, әмма теркәлүне үтми.Кандидат Гиззатуллин Ренат Мавлявиевич (14.02.1976). Выборы России 2022

2020 елның 1 августыннан ― «Татмедиа» ААҖ филиалы ― «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясе җитәкчесе ― баш мөхәррире-директор.Руководители в разные годы. РедакцияТелерадиокомпанию «Чаллы-ТВ» возглавил бизнесмен Ренат Гиззатуллин. chelny-biz.ru, 30.07.2020 «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясе ― Кама аръягындагы иң эре телерадиокомпанияләрнең берсе, ул республиканың ике дәүләт телендә тапшырулар алып баручы бердәнбер шәһәр телеканалы булып тора. Тамашачылар һәм тыңлаучылар саны — 1,5 миллион кеше, тапшырулар зонасы — Алабуга, Менделеевск, Тукай, Түбән Кама районнары.

Ренат Мәүләви улы ― Яр Чаллы шәһәре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы. Ренат Гиззатуллин ВКонтакте

Гаиләсе Хатыны Регина, эшмәкәр, «Медиа РТ» ҖЧҖ реклама агентлыгы хуҗасы. Олы кызлары Зилә КАИда укый, улы Раил, кече кызы Сәминә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2019, ноябрь ― Яр Чаллы мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиевның Рәхмәт хаты — Әлки районы якташлыгын үстерүгә керткән өлеше өчен «Татмедиа» массакүләм мәгълүмат агентлыгы Грамотасы ― массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә профессиональ нәтиҗәле эше өчен 2022 – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының Рәхмәт хаты – «Татар Егете» төбәкара бәйгесен үткәрүдә ярдәме өчен 2022 – Татарстан бүлекчәсенең Рәхмәте – пенсия үзгәртеп коруларын мәгълүмат белән тәэмин итүдә актив катнашканы һәм объектив яктыртканы өчен 2022 – «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Рәхмәт хаты – Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен 2023, апрель ― Чаллыдагы бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Шәңгәрәевның Рәхмәт хаты

Галерея

Искәрмәләр

Сылтамалар Гиззатуллин Ренат Мавлявиевич / Руководство организации. Союз журналистов Республики Татарстан Гиззатуллин Ринат Мавлявиевич. tatcenter.ru Ренат Гиззатуллин Вконтакте

Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Яр Чаллы дәүләт педагогика университетын тәмамлаучылар Төркем:Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстан оешмалары җитәкчеләре Төркем:Шәхесләр:Татмедиа Төркем:Шәхесләр:Чаллы:Оешмалар