Әнвәр Шиһап улы Әфләтунов (, 11.01.1930, Буа шәһәре, Буа районы, ТАССР — 03.11.1963, Казан шәһәре, ТАССР) — тел белгече, филология фәннәре кандидаты (1961),Гульназ Латыпова, соискатель Института истории им. Ш. Марджани АН РТ. Ученые, уроженцы сел Буинского района и г. Буинска. татар теле диалектологиясе һәм фонетикасы, Башкортстан татарларының тел үзенчәлекләре буенча хезмәтләр авторы.

Биографиясе

Әнвәр Шиһап улы Әфләтунов 1930 елның 11 гыйнварында ТАССРның Буа районы Буа шәһәрендә туа.

1954 елда Казан университетын тәмамлый.

1957—1963 елларда татар теле һәм әдәбияты кафедрасында укыта.

1963 елның 3 ноябрендә Казан шәһәрендә вафат була.

Хезмәтләре

БАССРның көнбатыш hәм көньяк-көнбатыш районнарында яшәүче татарлар сөйләшендәге фонетик үзенчәлекләр. Казан. 1959. Языковые особенности татар западной и юго-западной части БАССР : Автореферат дис. представл. на соискание учен. степени кандидата филол. наук (1961) Фонетика современного татарского языка. Казань. 1962.

Искәрмәләр

Әдәбият Татарская энциклопедия: В 6 т. / Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — Т. 1: А-В. — 672 с., илл., карты. ISBN 5-85247-035-Х Сылтамалар Зилә Мөбәрәкшина. 33 яшьтә фаҗигале һәлак булган галим Әнвәр Әфләтунов турында: «Абыебызның каберен таптык» Интертат, 25.12.2024

Төркем:Филология фәннәре кандидатлары Төркем:Татар галимнәре Төркем:Буа районында туганнар Төркем:Казанда вафатлар