Ессентуки () — Россия шәһәре, Ставрополь краеның халык саны буенча бишенче шәһәре, Кавказ минераль сулары экологик-курорт төбәгенең үзәге. Санатор-дәвалау курорты буларак таныш, федерация әһәмиятле курорты.Постановление Правительства Российской Федерации от 17 января 2006 г. № 14 «О признании курортов Ессентуки, Железноводск, Кисловодск и Пятигорск, расположенных в Ставропольском крае, курортами федерального значения и об утверждении положений об этих курортах»

Халык саны — 100 969 кеше. География Шәһәр Ставрополь калкулыгының көньягында, Подкумок елгасының үзәнлегендә, Ставропольдан 213 километр көньяк-көнчыгыштарак, Пятигорскидан 17 километр көнбатышрак урнашкан. Тимер юл станциясе (Минеральные Воды—Кисловодск сызыгы). Тарих 1798 елда биредә Ессентукский хәрби-чик буе редуты нигезләнә; 1803 елда юкка чыгарыла.

XIX гасырның башында биредә минераль су чыганкаларны тапканнар. 1825 елда генерал Ермолов инициативасы буенча элекке Ессентукский редуты янында Ессентукская станицасы нигезләнә.

1840-елларда Ессентуки суларны шешәләргә салып куярга һәм башка шәһәрләрге җибәрә башлыйлар. 1875 елда Ессентукига тимер юл килә, шул сәбәпле дәвалануга килүчеләр саны арта башлый (1883 елда — ~5 мең кеше, 1900 елда — 13 мең кешедән артык, 1913 елда — 38,6 мең кеше).

1917 елда Ессентукига шәһәр статусы бирелә.

Бөек Ватан сугышы барышында (1942 елның 10 августы) шәһәр алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алына. 1943 елның 11 гыйнварында азат ителә. Халык 1897http://www.mojgorod.ru/stavrop_kraj/essentuki/19261939 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010~4 400~7 000~16 40048 10164 92877 68685 08281 758100 969 Милли состав Милләт 2002 2010 руслар 79,3% 85,6% юнаннар 12,5% 5,5% әрмәннәр 5,4% 3,6% украиннар 2,5% 1,4% Икътисад Эшкә яраклы халкының зур өлеше санатор-курорт комплексында эшли.

Азык тәмлеткеч сәнәгатенең ширкәтләре, трикотаж фабрикасы, тегү фабрикасы, аяк киеме фабрикасы. Галерея

Шулай ук карагыз Ессентуки (минераль су) Искәрмәләр

Төркем:Ставрополь крае шәһәрләре Төркем:Россия курортлары