Сергей Виктор улы Лавров (; 21 март, 1950 , Мәскәү, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе, Россия Федерациясе Чит ил эшләре министры (2004 елдан), Россия Иминлек Шурасының даими әгъзасы. Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илче. Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы (2020).

Тәрҗемәи хәл

1950 елда Мәскәүдә туган. Әтисе — Тбилисилы әрмән (Калантаров), әнисе — рус.

1972 елда Халыкара мөнәсәбәтләр буенча Мәскәү дәүләт институтын (МГИМО) тәмамлаган.

Инглиз, француз һәм сингал (Шри-Ланка) телен белә.

1972-1976 елда Шри-Ланкада ССРБ илчелегендә стажер булып эшләгән.

1981-1988 — БМОда ССРБ даими вәкиллегенең олы киңәшчесе һәм беренче сәркәтибе булып эшләгән.

1994-2004 елларда БМОда Россия Федерациясенең даими вәкиле.

2004 елдан — Россиянең Чит ил эшләре министры.

Россия Чит ил эшләре министры Сергей Лавров белән АКШ Дәүләт сәркәтибе Джон Керри авыр сөйләшүләр нәтиҗәсендә 2013 елның 14 сентябрендә Сүрия турында (химик коралны юк итү) килешүне төзиләр.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2020 ― Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы 2025 ― Изге апостол Андрей Первозванный ордены (Россия Федерациясе) ― Ватан алдындагы зур казанышлары, Россия Федерациясенең тышкы сәяси курсын эшләүгә һәм гамәлгә ашыруга зур өлеше, күпьеллык нәтиҗәле дәүләт эшчәнлеге өченУказ Президента Российской Федерации от 21 марта 2025 года № 160 «О награждении орденом Святого апостола Андрея Первозванного Лаврова С.В.» Искәрмәләр

Әдәбият Чит ил эшләре министрлыгы битендә рәсми сәхифәсе Сылтамалар

Төркем:Россия дипломатлары Төркем:Россия Федерациясе хөкүмәте министрлары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманнары Төркем:Шәхесләр:Украинадагы низаг аркасында шәхси санкцияләргә дучар булганнары Төркем:Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманнары Төркем:Изге апостол Андрей Первозванный ордены (Россия Федерациясе) кавалерлары