10-нчы армия () – Бөек Ватан сугышында, һәм сугыштан алда элегрәк, ССРБ Кораллы көчләре эчендәге оператив хәрби берләшмә (бөтен гаскәрле армия).
Беренче оештыру Беренче тапкыр 1939 елда Беларусия аерым хәрби округында оештырылган, ә 1939 елның сентябрендә ЭККАның Польшага походына катнашты.
1941 елның июнендә армия эчендә: 1-нче укчы корпус (2-нче, 8-нче укчы дивизияләре) 5-нче укчы корпус (13-нче, 86-нчы укчы дивизияләре) 6-нчы механик корпус 13-нче механик корпус 6-нчы атлы корпус 155-нче укчы дивизия 66-нчы УР башка оешмалар
Командирлар Армияның сәргаскәрә — генерал-майор Константин Голубев Штабның башлыгы — генерал-майор Пётр Ляпин Инкыйлаби хәрби Советның әгъзасы — бригада комиссары Дубровский Д.Г.
Ул Көнбатыш фронт эчендә сугыша, Гродно районындагы фронтның контр-һөҗүмендә һәм Беларусия саклану сугышында Белосток кырында катнашкан.
1941 елның 27 июнендә алманнар Белосток шәһәрән басып алалар, шуның белән бергә шәһәр тирәсендә Белосток-Минск сугышы барышында 10-нчы совет армиясе чолганышка эләккән.
Июньдә дошманның танклар төркемнәре 3-нче, 4-нче и 10-нчы армияләрне Минск шәһәре тирәсендә чолганышка эләктәргәннәр.
1941 елның июлендә, чолганыштан чыккач, армиянең идарә итүчеләрен тараттылар, гаскәрләрен 4-нче армиягә куштылар.
Икенче оештыру Икенче тапкыр 1941 елның 1 октябрендә оештырылган.
Командирлар Армияның сәргаскәрә — генерал-лейтенант Михаил Ефремов (сентябрь-октябрь 1941 ел) Штабның башлыгы — генерал-майор Иванов И.И. (сентябрь-октябрь 1941 ел) Инкыйлаби хәрби Советның әгъзасы — корпус комиссары Тимофей Николаев (октябрь 1941 ел)
Төркем:ССРБ Кораллы көчләре Төркем:Бөек Ватан сугышы