Дөнья тарихы (бөтендөнья тарихы, ) – кешелек җәмгыятенең тулаем үсеш процессы, аңа барлык халыкларның тарихында чагыла торган закончалыклар хас. Дөнья тарихы – кешелек тарихы ул. Бердәм дөньякүләм тарихи процесс җәмгыятьнең барлыкка килүе белән башлана һәм төрле аерып торучы үзенчәлекләргә карап, шартлы рәвештә аерым бүленә.
Кайвакыт дөнья тарихы астында аерым илләрнең тарихын яки үзенчәлекле һәм чагыштырмача йомык цивилизацияләрнең тарихларын күзәтү әйтелә. бу хакта болай дигән: «Аерым халыклар тарихының тулы яки тулы булмаган җыелмасы да бернинди дә дөнья тарихын тәшкил итә алмас иде, чөнки ул әйберләрнең үзара бәйләнешен югалтыр иде. Ләкин дөнья тарихының фән буларак бурычы да нәкъ менә шул бәйләнешне табу, аңлау, барлык халыкларны берләштерә һәм алар белән идарә итә торган бөек вакыйгаларның үсеш барышын күрсәтүдә. Мондый гомумилекнең барлыгы ап-ачык күренә»Дөнья тарихы // Кыскача фәлсәфи энциклопедия. / мөхәрр. Е. Ф. Губский һәм Г. Б. Кораблева — М.: Прогресс, 1994..
Кешелекнең тарихи үсеше ике ысул: ачышларның һәм табышларның әкренләп үсә-арта баруы, һәм һәм эволюциядә аерым чорларны тәшкил итүче кискен алгарышлар яки инкыйлаблар белән бара.
цивилизацияләрнең күчмә яшәү рәвешеннән (терлекчелек һәм ) игенчелеккә күчкән җәмгыятьләр үсешенә китерә. Бу борынгы мәдәниятләрдә гыйлемне бер буыннан икенче буынга матди чыганаклар аша тапшырырга мөмкинлек биргән әйбер – язу – уйлап табыла. Бу исә төрледән-төрле кәсепләрнең үсешенә, һәм җәмгыятьнең аерылуына йогынты ясый.
Тормышны алып бару өчен кирәкле ресурс чыганаклары – уңдырышлы, табигый рәвештә сугарыла торган җирләр, сулар – елга һәм күлләр, өчен – тирәсендә барлыкка килгән таркау тораклыклар соңрак эрерәк берәмлекләргә берләшә. Моңа транспорт чараларының камилләшүе дә булыша. Бу борынгы җәмгыятьләрнең көндәшлек һәм каршылыклар белән бергә барган табигый үсеш процесслары, меңъеллыклар буенча камилләшеп, дәүләтләр һәм аннары , () барлыкка килүгә китерә.
Европада ахырында Рим империясенең җимерелүе Урта гасырларның башы булып санала.
XV гасыр уртасында Иоһанн Гутенбергның заманча ысулын – агач тактадан көзгедәге сыман итеп килгән хәрефләрне буяп кәгазьдә эз калдыруны – ачу хәбәр-аралашулар өлкәсендә инкыйлаб ясый һәм Урта гасырларның тәмамлануына булыша, Яңа чорның, һәм киләчәге хакында оран сала.
XVIII гасырда белем һәм технологияләрнең җыелмасы критик авырлыкка җитә, нәтиҗәдә Сәнәгый инкыйлаб башлана. Меңъеллыкның чирек өлешендә фән, белемнәр, технологияләр, һәм алар белән бергә килүче сугышлар геометрик прогрессия рәвешендә тизәя һәм планетада яшәүче кешелек җәмгыяте әле һаман да очраша торган уңайлы шартларны да, куркынычларны да тудыра.
Борынгы җәмгыять Палеолит чоры
Хәзерге Homo sapiens Африкада, Палеолит чорында, озак вакытыннан соң барлыкка килә, бу исә генетик мәгълүматлар һәм өйрәнү нигезендә фән тарафыннан расланган. Кешеләрнең бабалары, мәсәлән, , гади хезмәт коралларын меңъеллыклар дәвамында кулланган, ләкин, вакыт үтү белән, кораллар катлаулана барган. дә, мәетләрне күмү тәртипләре кебек йолалар белән бергә, Палеолит чорында барлыкка килә.
Тарихка кадәрге сәнгать башлануга беренче алшартлар да бу чорда табыла.
Палеолит дәвамында барлык кешеләр дә аучы һәм җыючы була, шуңа күрә күпчелек кеше күчмә яшәү рәвеше алып барган.
Хәзерге кеше Җир шары буйлап Африкадан Европа һәм Азиянең боз астында булмаган урыннарында бик тиз тарала. Кешелекнең Төньяк Америкага һәм Океаниягә таралуы соңгы чорларында, хәзерге вакытта уртача климат булган төбәкләр яшәүгә яраксыз булган вакытта, гамәлгә ашырыла. Бозлык чорының ахырында (безнең эрага кадәр 12 000 еллар тирәсе) кеше боздан азат булган барлык урыннарда диярлек яши башлый.
Җыючы һәм аучылар җәмгыяте бик кечкенә булса да, аерым очракларда килеп туа, һәм ерак җәмгытьләр арасында, «зур юллары» рәвешендә кебек, элемтәләр мөмкин була.
Ахыр чиктә, аучылар һәм җыючылар җәмгыятьләренең күпчелеге зур авыл хуҗалыгы структуралары тарафыннан үстерелә яки йотылып кала. Ә игенчелеккә һәм терлекчелеккә күчмәгән берләшмәләр, я һәлак була, я, дөньяның аерым төбәкләрендә сакланып калган аучы һәм җыючы кабиләләре кебек, тышкы дөньядан яшеренеп кала. Мезолит чоры
«Мезолит» яки «Урта таш гасыры» ( — «урта» һәм — «таш» сүзләреннән) — кешелекнең һәм технологияләрнең Палеолит белән Неолит арасындагы үсеш дәвере.
Мезолит дәвере дәвере тәмамлангач, 10 000 ел элек тирәсендә башлана һәм авыл хуҗалыгы чорына кергәч тәмамлана (даталар географик төбәккә бәйле рәвештә аерылырга мөмкин). Якын Көнчыгыш кебек җирләрдә плейстоцен ахырында ук авыл хуҗалыгы үсеше башлана, алар өчен мезолит дәвере бик кыска булып чыга һәм сизелмичә диярлек үтелә. Бозлыкның чикләнгән йогынтысы булган урыннарда исә «» истилахы кулланыла.
Соңгы бозлык чорының көчле экологик тәэсире астында булган төбәкләрдә исә Мезолит дәвере меңнәрчә ел дәвам итә. Төньяк Европада кеше җәмгыятьләре җылы климат шартларында бай ризык чыганаклары булган сазлыклы урыннарда да чәчәк ата алганнар. Мондый шартлар кешенең аерым төрле яшәү рәвешен тудыра, ул һәм Азил мәдәнияте кебек матди мәдәният предметларында сакланып кала. Бу шартлар Төньяк Европада неолитның башлануын б.ч.к. 4000 елга кадәр сузыла.
Әлеге дәвернең һәйкәлләре аз һәм төрле урыннарга сибелгән. Еш кына һәйкәл рәвешендә чүп өемнәре генә калган.
Урманлы җирләрдә урманнар кимүнең беренче галәмәтләре күренә, гәрчә бу процесс әүвәлге неолитта гына, авыл хуҗалыгы өчен иркен киңлекләр кирәк булгач кына, башлана алса да.
Мезолитка күпчелек урыннарда таралган микролит һәм микрокискечләр хас. Балык тоту кораллары, таш һәм , уклар кебек агач әйберләр кайбер урыннарда гына табылган. Беренче тапкыр Африкада барлыкка килгән бу технологияләр азил мәдәниятенеке дип хисапланалар. Соңрак Европада Испания һәм Португалиянең ибер-мавр мәдәнияте аша, шулай ук Фәләстыйнның кебаран мәдәнияте аша таралганнар. Бу технологиянең мөстәкыйль барлыкка килүе дә мөмкин.
Неолит
«Неолит», яки «яңа таш гасыры», «таш гасыры»ның ахыргы этабындагы гади, примитив технологик һәм иҗтимагый үсеш чоры була. Б. ч.к. 10 мең ел элек башланган неолит дәверендә әүвәлге авылларның һәм авыл хуҗалыгының үсеше, хайваннарны кулга ияләштерү бара.
Күп кенә тарихчылар «» дип атый торган бик зур үзгәреш б.ч.к. 10 нчы меңъеллыкта, кешенең авыл хуҗалыгын үзләштерүе белән башлана. Авыл хуҗалыгы белән беренче булып б.ч.к. якынча 9500 елда Якын Көнчыгышта яшәүчеләр шөгыльләнә башлыйлар. Б.ч.к. 7 нче меңъеллыкта авыл хуҗалыгы Һинд тугайларында, 6 меңлектә – Борынгы Мисырда, 5 нчедә – Кытайда тарала. Б.ч.к. 2700 елда авыл хуҗалыгы килә.
Тикшеренүчеләрнең игътибары гадәттә Урта Көнчыгыш уңдырышлы төбәгенә юнәлгән булса да, Көньяк һәм Төньяк Америка, Көнчыгыш Азия һәм Урта Азиядәге археология табылдыклары авыл хуҗалыгы системаларында, төрле үсемлекләр һәм хайваннар куллансалар да, кайбер очракларда бик тә охшаш рәвештә камилләшүен күрсәтәләр.
Урта Көнчыгышта авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңа алга китеш б.ч.к. 5500 еллар тирәсендә сугаруны оештыру һәм махсуслашкан эшче көчне куллана башлау белән бәйле. Бу вакытка кадәр авыл хуҗалыгы тораклыклары тулысынча диярлек бәйле була. Бронза белән тимер ташны авыл хуҗалыгы һәм сугыш кирәк-яракларында соңрак алыштыралар: Евразиядә бакыр һәм бронза эш кораллары, бизәнгечләр һәм сугыш кирәкләре б.ч.к. 3000 ел тирәсенә генә гадәти күренешкә әйләнә. Бронзадан соң Урта диңгез буе, Урта Көнчыгыш һәм Кытай тимер кораллар һәм кирәк-яраклар дәверенә керәләр.
Америка кабиләләренең, мөгаен, (б.ч.к. IX гасыр) кадәр металл кораллары булмагандыр. Моче мәдәниятендә исә металлдан сугыш кораллары, пычаклар һәм савыт-сабалар кулланыла. Металларга ярлы булган инкларның да яулап алганнан соң тимер очлыклы сабаннары була. Перуда археологик тикшеренүләр тәмамланырга әле иртә булса да, барлык кипулар (инклар кулланган мәгълүматны төенле язу кулланмалары) испан басып алулары вакытында яндырылган дип исәпләнсә дә, кайбер археологлар фикеренчә, монда корыч Европадан да иртәрәк табылган.
Беренче цивилизацияләр килеп туган урыннар – Кытайда Хуанхэ үзәнлеге, Мисырда Нилның үзәнлеге һәм Һиндустан ярымутравында Һинд үзәнлеге кебек елга үзәнлекләре. Шул ук вакытта кайбер күчмә халыклары мәсәлән, Австралия аборигеннары һәм көньяк Африка , хәзерге вакытка кадәр авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнмәгәннәр.
Б.ч.к. 1800 елгача кешелекнең күпчелеге аерым дәүләтләрдә булмаган. Галимнәр «кабилә» истилахын бу кешеләр яшәгән бергәлекләрнең төренә карата куллану буенча төрле фикердә. Дөньяның зур өлеше, аурупалылар башлаганчы, кабилә биләмәләре булган. Европада һәм башка урыннарда күп кенә кабилә бергәлекләре, юкка чыгу яки инде яшәп килгән тарафыннан яулап алыну куркынычы булганда, дәүләт буларак формалашканнар. Ә кайбер кабиләләр, мәсәлән, касситлар һәм манчьжурлар, дәүләтләр тарафыннан яулап алынганнар.
Авыл хуҗалыгы катлаулы җәмгыятьләр – цивилизацияләрнең барлыкка килүен мөмкин кыла. Беренче дәүләтләр һәм базарлар барлыкка килә. Технологияләр кешенең табигать белән мөнәсәбәт итү, транспорт һәм коммуникацияләрне үстерү мөмкинлеген киңәйтә.
Тарихчыларның күпчелеге неолит чорыннан катлаулы дини культларның формалашуы хакында әйтә. Бу чордагы дини ышанулар гадәттә Күк анасы, Күк атасы, Кояш һәм Айга табынуга кайтып кала. изге урыннар камилләшә барганнар һәм вакыт үтү белән каһин һәм каһинәләрнең катлаулы иерархиясе булган чиркәү оешмаларына әйләнгәннәр. Неолит өчен антропомофр иләһләргә табыну характерлы була.
Кайбер тарихчылар фикеренчә, сакланып калган иң борынгы дини изге текстлар – мисырлылар б.ч.к. 3100 ел тирәсендә төзегән Пирамида текстлары. Борынгы дөнья
Авыл хуҗалыгы инкыйлабы сизелерлек үзгәрешләргә китерә. Ул халыкны тыгызрак урнаштырырга мөмкинлек бирә, нәтиҗәдә, халык дәүләт булып оеша. «Дәүләт» төшенчәсенең күп санлы аңлатмалары бар. Макс Вебер һәм Норберт Элиас дәүләтне кешеләрнең билгеле бер географик территориядә көчне канунлы (легитим) рәвештә куллану монополиясенә ия оешмасы, дип аңлаталар.
Беренче дәүләтләр Месопотамиядә, Борынгы Мисырда һәм Борынгы Һиндстанда б.ч.к. 4 меңъеллык ахыры – 3 меңъеллык башында барлыкка киләләр. Ике елга арасында берничә шәһәр-дәүләт төзелә. Борынгы Мисыр дәүләте башка шәһәрләрсез барлыкка килсә дә, соңрак калалар анда да үсешкә ирешә. Кытайда дәүләт б.ч.к. 3 нче меңъеллык ахыры – 2 нче меңъеллык башында барлыкка килә.
Гадәттә, көчне легитим рәвештә куллану өчен армия кирәк. Ә гаскәрләр исә аларны хуплаучы бюрократиядән башка яшәмиләр.
Зур күләмле сугышлар Урта Көнчыгыш дәүләтләре арасында алып барылган. Б.ч.к. 1275 елда хеттлар һәм мисырлылар Кадеш солыхын төзиләр. Әлеге килешү тарихта сурәтләнеп калган дәүләтара тынычлык килешүләренең иң борынгысы.
Империяләр үзәк кабиләләрнең тирә-яктагы басып алынган өлкәләр өстеннән үз суверенитетларын урнаштыргач барлыкка килгәннәр. Шул рәвешле Фарсы империясе (б.ч.к. VI гасыр), Маурьлар империясе (б.ч.к. IV гасыр), Кытай империясе (б.ч.к. III гасыр), Рим империясе (б.ч.к. I гасыр) барлыкка килгән.
Империяләрнең мәнфәгатьләре еш кына каршылыкта була. Мәсәлән, VIII гасырда Испаниядән Иранга кадәр җирләр белән идарә иткән Гарәп хәлифәте белән Кытайдагы Тан династиясенең империясе (Синьцзяннан алып Кореягә кадәр җирләр) Үзәк Азиягә хуҗа булу өчен дистәләрчә ел көрәшәләр.
Биләмәләренең зурлыгы буенча иң эре империя – XIII гасырдагы Монгол империясе. Бу вакытта Европа, Азия һәм Төньяк Африканың күпчелек халкы дәүләтләр эчендә була. Мексикада һәм Көньяк Африканың көнбатыш өлешендә дә дәүләтләр була. Дәүләтләр һаман саен күбрәк җир һәм халык белән идарә итәләр. Соңгы ирекле, беркемнеке дә булмаган территорияләрне дәүләтләр 1878 елгы Берлин конгрессында бүлгәлиләр.Бары беркем дә яшәмәгән Антарктида гына бер дәүләтнеке дә түгел. Шәһәрләр һәм сәүдә