Артур Кәбиров, Артур Зиннур улы Кәбиров (, 1985 елның 10 апреле, СССР, РСФСР, БАССР, Дуван районы, Артый) ― драма актеры, музыкант, җырлар авторы, автор-башкаручы. Артист Башдрамтеатра Артур Кабиров приглашает на акустическую программу «Одинокий путник». Культурный мир Башкортостана, 27.01.2020 Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артисты (2007 елдан), Салават Юлаев (2022) һәм Шәехзадә Бабич (2017) исемендәге премияләр лауреаты. Башкортстанның атказанган артисты (2023).

Тәрҗемәи хәле 1985 елның 10 апрелендә БАССР Дуван районы Артый авылында туган. Туган авылында 8 классны, Уфада Рәми Гарипов исемендәге 1нче республика гимназия-интернатын, Мәскәүдә М. С. Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (пофессор В. П. Селезнёв остаханәсе, Селезнев Владимир Прохорович. ВТУ имени М. С. Щепкина 2007) тәмамлаган, шул елда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры труппасына кабул ителә. Хәзер әлеге театр сәхнәсендә хезмәт итә.

Уйнаган рольләре Кыз урлау (М. Кәрим) ― күмәк күренешләрдә Урал батыр (эпос) ― Заркум Гөлбостан (К. Даян) ― күмәк күренешләрдә Прометей (М. Кәрим) ― Гермес Эңгер төшкәч (А. Дударев) ― Илгизәр Мәхәббәт кошлары (И. Йомагулов) ― Апуш Нәркәс (И. Йомагулов) ― Тимерхан Амеля (Н. Крашенинников) ― егет Ат уйнатып алдан бара (З. Буракаева) ― Шайморатов Февраль.Буран (З. Буракаева) ― Рәми Гарипов Чыңгызханның ак болыты (Ч. Айтматов) ― Эрдене Алтын ачкыч – Remake (А. Толстой) ― Арлекин Баллы, тирәкле Балтирәк (Ә. Ишбулдина) ― күмәк күренешләрдә Эзләдем, бәгърем, сине (Т. Миңнуллин) ― Рәхимҗан Мулла (Т. Миңнуллин) ― Эльбрус Mouse story (әкият, Д. Урбан) ― Шома Диңгез.Утрау.Хәзинә (Д. Сәлимҗанов) ― Кумак Хыялга каршы (А. Баймөхәммәтов) ― Ильяс Йосыф вә Зөләйха (Кол Гали) ― Яшһәр Зөбәрҗәт шәһәр тылсымчысы (А. Волков) ― әкият каһарманы Каһым түрә (Б. Бикбай) ― Колтүбә Кара йөзләр (М. Гафури ) ― Закир Эдип патша (Софокл) ― икенче рухани Бәхет хакы (Х. Мөдәррисова ) ― табиб Җаным, иртәгә яңа көн туар (Я. Пулинович) ― егет Ай тотылган төндә (М. Кәрим) ― егет Руди – Never off (А. Әбүшахманов) ― КГБ агенты Яшь йөрәкләр (Ф. Бурнаш) ― Фәйзулла Әсма (Р. Фәхретдин) ― сөйләүче һ.б.

Фильмография

«Кыргый» (, режиссёр Фәрзәнә Утарбаева, 2016) – ананың улы (баш роль) В Уфе состоялась презентация нового башкирского игрового фильма «Дикарь». ИА Башинформ, 27.12.2016 «Ургала» (режиссёр Айнур Асҡаров. 2013).31 декабря на БСТ премьера музыкального фильма «Ургала». rb7.ru, 26.12.2013

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2017 ― Шәехзадә Бабич премиясе ― Гафури театрында куелган «Калдырма, әни!» (А. Баймөхәммәтов) спектаклендәге роле өчен (Гафури театрының иҗади төркеме составында) 2022 ― Салават Юлаев премиясе ― Гафури театрының «Ат уйнатып алдан бара» (З. Буракаева) спектаклендәге генерал М. Шайморатов роле өчен 2023 ― Башкортстанның атказанган артисты Награждение 15 февраля 2023 года. ВКонтакте

Гаиләсе Хатыны Лилия, уллары Тимерхан, Батырша; кызы Камилә. Лилия Гибадуллина. Интервью с актёром БГАТД им. М. Гафури Артуром Кабировым. kulturarb.ru, 28.12.2018

Искәрмәләр

Сылтамалар Артур Кабиров – актёр. Кино-Театр.Ру Кабиров Артур Зиннурович. Башкирский академический театр драмы им. Мажита Гафури

Төркем:Щепкин театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Шәехзадә Бабич премиясе лауреатлары Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Гафури театры актерлары Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары