«Гәүһәр» ― Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә төзелгән ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә караучы Бөгелмә мөхтәсибәте карамагында. Бөгелмәдә ― алтынчы һәм районда ― унбишенче мәчет. Субботник в мечети "Гәуһәр". Мухтасибат г. Бугульма и Бугульминского района
Тарих Төзелеш 2018 елда башланган.Строительство новой мечети в Бугульме планируется завершить за 2-3 года. bugulma-tatarstan.ru Мәчет бинасы меценатлар, мәчеткә йөрүчеләр һәм районда яшәүчеләр ярдәме белән төзелгән. Төзелешкә 60 млн сумнан артык акча киткән. Төп меценат ― «ТНГ-Групп» нефть сервисы компаниясе ТНГ-Групп. О компании генераль директоры Ян Галим улы Шәрипов. Бөгелмәдә «Гәүһәр» мәчете ачылды. Татар-информ, 16.02.2023
Мәчетне ачу тантанасы 2023 елның 16 фералендә узган. Мәчеттә Татарстан Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров булган. В Бугульме открылась новая мечеть «Гәуһәр». islam-today.ru, 16.02.2023
Тасвирлама Бөгелмәгә Әлмәт ягыннан керү юлында (Константин Олейник урамы, Улица Олейника. Межпоселенческая центральная библиотека Бугульмы 2нче йорт) төзелгән мәчет ― ике катлы бина, ике яктан 27 метр биеклектәге манара урнаштырылган. 477,2 квадрат метр мәйдан биләүче бинага берьюлы 270 кеше керә ала. В Бугульме построили мечеть «Гәуһәр» за 60 миллионов рублей. Бизнес-Онлайн, 16.02.2023. Ул уникаль дизайн, архитектурага һәм сәнгати бизәлешкә традицион һәм инновацион алымнар куллану белән аерылып тора.
Мәчет территориясендә төзекләндерелгән киңлек Бөгелмәдә яшәүчеләр өчен ял итү урыны булып тора. Парклар зонасында футбол һәм баскетбол кыры, тренажерлар, скейт-мәйданчык һәм балалар уен мәйданчыгы, кафе урнашкан. Шулай ук җәяүлеләр һәм велосипед юллары салынган, алар мәчет территориясен шәһәрнең үзәк урамы (Газинур Гафиятуллин урамы Улица Гафиатуллина - Главная улица Бугульмы. 101hotels.com) белән тоташтырган.
Искәрмәләр
Сылтамалар Ксения Лучук. В Бугульме построили мечеть «Гәуһәр». Бугульминская газета, 17.02.2023 Яндекста мәчет панорамасы
төркем:Бөгелмә мәчетләре