«Мотыйгия» мәдрәсәсе — XIX гасыр уртасында Җаек шәһәренең Кызыл мәчет (Татар мәчете) каршында ачылган дини уку йорты, җәдиди мәдрәсә, XIX гасырның танылган мөселман уку йортларының берсе.Нагим Мухибуллин. Поэтическая Кааба Габдуллы Тукая. Мәдрәсә белән мәчетнең имам-хатыйбы Мотыйгулла Төхфәтуллин (1845―1920) җитәкләгән.Уральскида Тукай музее. Наука бабая. Журнал "Казань", № 6, 2014.
Тарихы «Мотыйгия» мәдрәсәсе XIX гасыр уртасында Җаек шәһәренең Татар бистәсендә, Кызыл мәчет каршында мәчетнең имам-хатыйбы Мотыйгулла Төхфәтуллин (1845―1920) тарафыннан«Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14.«Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998. Мортаза бай Гобәйдуллин акчасына нигезләнгән, ул ук мәдрәсәнең мактаулы назыйре булып торган.Татар педагогик фикере антологиясе: ике томда. I т. (борынгы төрки чор — XX гасыр башы).— Казан : Татар. кит. нәшр., 2014.
Мәдрәсәдә «Гыйльми мәҗлес» әдәби түгәрәге эшләгән. Әл-мәгариф кулъязма газетасы басылган, «Әл-гасыр әл-Җәдид» кулъязма журналы нәшер ителгән. Мәдрәсә каршында өч еллык рус мәктәбе дә ачылган.Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.
Биредә XIX йөзнең ахырында Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин мәдрәсәдә укыту программасын заманлаштыра, кайбер җәдиди реформалар үткәрелә, хатыны кызлар өчен мәдрәсә ача, 1908 елда кызлар һәм ирләр мәдрәсәләрен берләштерә. Кызлар хоры оештыра, җырлар яза.«Туган җирем - Кайбычым». Идел-пресс. Казан. 2007. Фәлсәфә, астрономия буенча лекцияләр укый, шәкертләрне Гомәр Хәйям, Фирдәүси һәм борынгы заманның башка күренекле шагыйрьләре хезмәтләре белән таныштыра.
1917 елдан соң ябыла.
Мөгаллимнәре арасында Камил Мотыйгый, Фәтхетдин Рәхмәтуллин, Гомәр Хөсәенов, Әхмәтша Сираҗетдинов бар.
«Мотыйгия» мәдрәсәсенең нигезе сакланып калмаган. «Мотыйгия» мәдрәсәсе хәзерге 8 Март урамындагы 42нче йортта урнашкан булган.Р. Газизуллина, А. Газизуллина, Г.Галимҗанова. «Тукайлы уйлар – Кытайга юллар...»
Күренекле укучылары
Мәчет каршындагы мәдрәсәдә 1895-1907 елларда Габдулла Тукай укыган.Татарские мечети: Красная мечеть (Уральск, Казахстан).
«Мотыйгия» мәдрәсәсендә җырчы (баритон), журналист, нашир, жырлар авторы Камил Мотыйгый укый, 1902–1907 елларда мәдрәсәдә укыта.Мотыйгый Камил Мотыйгулла улы. Онлайн - энциклопедия Tatarica.
Шулай ук, Мирхәйдәр Чулпаный,Насыйбуллина. Н.Ш. Тукайның остазы – Мирхәйдәр Чулпаный. Фәнни Татарстан. №1. 2020.) Ярулла Моради, Әхмәтсафа Байтирәков һ. б. биредә белем алган.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча мәдрәсәләр Төркем:1917 елда ябылган уку йортлары Төркем:Җаек биналары һәм корылмалары