Орио́н йолдызлыгы (шулай ук Көянтә йолдызлыгы; ) — күк йөзенең экватор йолдызлыгы. Бу йолдызылыкта 0 нчы дәрәҗә зурлыктагы ике йолдыз, 2 нче дәрәҗә — 5 йолдыз, 3 нче дәрәҗә — 4 йолдыз бар, өстәвенә кайберләре үзгәрмә йолдызлар булып торалар.

Йолдызлар Орион α — Бителҗәүза ( ибт әл-җәүза’ — «Бәйленең култык асты»Ибыт — култык асты. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 145.Джауза — «Сопряженный»; ибт ал-джауза — «подмышка Сопряженного». — Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 184., монда «Бәйле» астында Орион күздә тотыла; ), ярымдөрес үзгәрмә йолдыз, аның ялтыравы +0,2 дән +1,2 гә кадәр үзгәрә һәм уртача +0,7 тигез. Бу астрономларга мәгълүм булган иң зур йолдызлардан берсе йолдыз Җирдән 643 ± 146 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Бителҗәүза Кояштан якынча 140 000 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан якынча 1180 тапкыр зуррак.

Орион β — Риҗел ( риҗл әл-җәббар — «Орионның аягы»Риҗел — аяк; Җәббар — Орион. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.; ), +0,18 йолдызча зурлыктагы аклы-күкле үтә зур йолдыз. Бу йолдыз якынча 773 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Риҗел Кояштан 85 000 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 78 тапкыр зуррак.

Орион γ — Беллатрикс ( — «сугышчы хатын»), +1,64 йолдызча зурлыктагы аклы-күкле үтә зур йолдыз. Беллатрикс Кояштан 4000 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 5,7 тапкыр зуррак. Ә өслегенең температурасы 21500 К тигез.

Орион δ — Минтака ( минтақа — «билбау»Минтака — билбау, кушак, кәмәр, эзәр, пута. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 261.), катлаулы йолдыз, аның ялтыравы +2,26 дән +2,14 гә кадәр үзгәрә.

Орион ε — Әлнизам ( ән-низам — «энҗе җебе»; ), +1,69 йолдызча зурлыктагы күк үтә зур йолдыз. Минтака һәм Әлнитак йолдызлары белән «Орион Билбавыны» тәшкил итә.

Орион ζ — Әлнитак ( ән-нитақ — «кушак»; ), +1,72 йолдызча зурлыктагы өчле йолдыз. Бу йолдыз якынча 817 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Орион κ — Сәеф ( сәеф — «кылыч»Сәеф — кылыч. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 516., Орионның кылычы күздә тотыла; ), +2,06 йолдызча зурлыктагы йолдыз. Бу йолдыз якынча 720 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Сәеф Кояштан 57 500 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 11 тапкыр зуррак. Ә өслегенең температурасы 26 000 К тигез.

Тарих һәм исемнәр Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы исемене гарәп теленә «җәббар» һәм «җәүза» сүзләре белән тәрҗемә иткәнЗвездный каталог ал-Бируни. — С. 184.. Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, әүвәл йолдызлыкның Җәббар () гарәп исеме да кулландыҖәббар — бик көчле, бик куәтле, зур көч (куәт) иясе; Орион. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 770., әмма хәзерге вакытта бу исем кулланмый.

Сурәтләр

Искәрмәләр

Төркем:Йолдызлыклар