«Әл-ислах» (Реформа) — 1907-1909 елларда Казанда нәшер ителгән татар милли-демократик газетасы. Рәсми мөхәрире Вафа Бәхтияров булса да, чынлыкта бу вазифаны Габдулла Тукай белән Фатих Әмирхан үтиләр.
Тасвирлама
Беренче саны 1907 ел 3 октябрь көнне чыккан. Газета уку-укыту, тәрбия, әдәбият, мәдәният һәм мәдрәсәләргә реформа ясау мәсьәләләре турында күп яза, реформа даулаган шәкерт дөньясының үзенә күрә бер матбугат органы булып хезмәт итә. Заманның көн үзәгендә торган сәяси-иҗтимагый мәсьәләләрдән бәхәс иткәндә киң демократия карашларын чагылдырган була.
«Әл-ислах» атнага бер тапкыр, 16 битлек булып чыккан. Матди ягы — шәкертләр акчасы, шуңа күрә язышучыларга гонорар түләнмәгән диярлек.
Тарих 1905 елның ноябреннән үк «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре «Әл-ислах» исемле кулъязма, җилембасма (гектографта күбәйтелгән) газета чыгарганнар. Әлбәттә, ул регуляр тәртиптә чыкмаган. Ә 1907 елның 3 октябреннән рәсми теркәлгән, чын газета нәшер ителә башлый.
68 саны чыккач, 1909 елның 22 июлендә газета чыгудан туктый.
Чыганак
Төркем:Татарча гәҗитләр Төркем:Тукай эшләгән матбугат басмалары