Тәүбә () - ул тугызынчы сүрә, Аллаһтан курку сәбәпле, гөнаһны калдыру, аны кылганга үкенү һәм аңа бүтән кайтмаска ният итүне аңлатучы ислам термины. Ул теләсә-нинди гөнаһның кичерелүенең һәм аларның савабка әйләнүенең сәбәбе булып тора. Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: "Гөнаһтан тәүбә итүче кеше гөнаһны эшләмәгән кеше сыман"Сөнән ибне Мәҗә.Тәүбә - гыйбадәтнең бер төре.
Ибн Тәймия әйтүенчә, тәүбә ике төрле була: таләп ителә торган һәм мәҗбүри булмаган. Беренчесе Аллаһ кушкан һәм тыйганнарын үтәмәүдән булса, икенчесе - сөннәт гамәлләрне үтәмәүдән һәм мәкрухтан тыелмаудан.
Тәүбә шартлары
Тәүбә кабул ителсен өчен түбәндәге шартлар бар: Гөнаһ кылудан туктау Гөнаһ эшләгәнгә чын күңелдән үкенү Аллаһтан гафу үтенү Бүтән гөнаһка кайтмаска ныклы ният
Әгәр дә эшләнгән гөнаһ ничек тә булса башка кеше хокукларын бозса, саналган шартларга тагын берсе өстәлә: Гаделсезлеккә дучар булган кеше алдында гаепне төзәтү.
Тәүбә вакыты
Тәүбә ике вакыйгадан соң кабул ителми: Гаргарә (үлем алды хырылдавы) башлангач Кояш көнбатыштан чыккач (Кыямәт көне алдыннан булачак вакыйга).
Искәрмәләр
Сылтамалар
soliha.com сайты (рус.) Камәл Зант сайты Тыңла «Тәүбә» сүрәсен wav форматында
Шулай ук карагыз
Тәүбә намазы Әт-Тәүбә сүрәсе
Төркем:Ислам төшенчәләре