Берәр аргументны аңлату яки аның нигезле булуын күрсәтү өчен кулланылган шартлы белдерүне алшарт дип атыйлар.«Аргумент: последовательность утверждений, таких что некоторые из них (предпосылки) являются причинами для принятия других, выводов» : Кембриджский Словарь Философии, 2ое Изд. (Cambridge University Press), ред. Роберт Ауди, 43. Мантыйк фәнендә аргумент — алшартлар һәм логик йомгак ролләрен уйнаган фаразлар (яки «фикерләр») күпчелеге. Аристотель белдергәненчә, һәр логик аргумент ике алшарт һәм йомгак белән тасвирлана ала.p216, Jan Gullberg, Mathematics from the birth of numbers, W. W. Norton & Company; ISBN 039304002X ISBN 978-0393040029 Алшартлар кай вакыт телгә алынмаска мөмкин, мәсәлән:
Бар кешеләр үлемгә дүчар булулары сәбәпле, Сократ та үлемгә дүчар булачак.
Сократның кеше икәне ачык булу сәбәпле бу алшарт күрсәтелми. Тулы рәвештә фикер шулай белдереләчәк иде:
Бар кешеләр үлемгә дүчар. Сократ кеше булу сәбәпле, Сократ та үлемгә дүчар булачак.
Бу үрнәктә беренче ике бәйсез белдерү — «бар кешеләр үлемгә дүчар» һәм «Сократ — кеше» — алшартлар, ә «Сократ үләчәк» йомгак булып тора.
Йомгакның исбатлануы ике алшартның хакыйкыйлегенә һәм аргументның нигезлелегенә бәйлә.
Искәрмәләр
Төркем:Мантыйк